Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
И.Метшин: “Әле бер кыш та тиешле кадәр күләмдә карын яудырмый калмады...”
Казанда ишегалларын җыештыру сыйфаты мәсьәләсендә кая мөрәҗәгать итәсе билгеле
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быелгы кышка Казанның торак оешмалары техник әзерлек белән керә. Ишегалларында бозлавыкка каршы тору эшләренә дип 6,3 мең тонна тозлы ком әзерләнгән, сарыф ителгәнгә карап аның запаслары тулыландырылачак; идарәче компанияләр 50 тонна химик реагент сатып алган, монысы былтыргыдан 10 тоннага артык. Әмма соңгысының кыйммәткә төшүе сәбәпле, аны юлларның аеруча катлаулы урыннарына гына сиптерү күздә тотыла. Торак йортларга хезмәт күрсәтә торган подрядчы оешмаларның 127 берәмлек махсус техникасы бар, болардан тыш, торак оешмалар карамагында 24 берәмлек кече механизация – карны еракка сиптергеч кебек махсус техника исәпләнә. Шушы ел ахырына кадәр тагын 2 трактор сатып алу ниятләнә. Бик кирәк булган чакта идарәче компанияләрнең башка предприятиеләрдән 20 берәмлек техника җәлеп итү мөмкинлеге бар.
Әмма соңгы елларда кышын ишегалларын җыештыручы эшче кулларга кытлык проблемасын Казан әле дә хәл итә алмый. Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә кышкы сезонга әзерлек буенча чыгыш ясап, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин бу юлы да шушы мәсьәләне күтәрде. Аның сүзләренчә, бу проблема кискен тора. Хезмәт хакын торак оешмаларда бераз күтәрсәләр дә (җыештыра торган мәйдан зурлыгына карап 8-14 мең сум тирәсе), бүген 850-900ләп вакансия буш, килгәннәре дә 1-2 айдан китеп бара, чөнки хезмәтнең абруе түбән, шартлары авыр, дип ачыклык кертте ул. Ишегалды җыештыручылар өчен исә кышка 49 мең берәмлек көрәк, себерке, лом, кыргыч ише инвентарь әзерләп куелган.
Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин ишегалды җыештыру эшләренә студентларны, хезмәт биржасында торучыларны җәлеп итү заруриятен әйтте. Соңыннан журналистлар белән очрашуда, элек ишегалды җыештыручыларны соңыннан 8 ел эшләү шарты белән фатир биреп кызыксындыралар иде, шуның кебек үтемле чара юкмыни, дип кызыксынуга җавабында ТКХ комитеты рәисе И.Гыйниятуллин, совет чоры тәмам, бушлай фатирлар да бетте, шуңа күрә бу мөмкинлек инде юк, диде.
Йорт яны территорияләрен җыештыру сыйфаты буенча канәгатьсезлекләр булса, башта шушы йорт белән идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, шулай ук 236-4-123 яки 063 телефон номерлары буенча, яки “Открытая Казань” сайтына мөрәҗәгать итү мәслихәт, диде И.Гыйниятуллин.
Территорияләрдән кар көрәп утильләшерүгә кар чыгару буенча аерым торган предприятиеләр килешүләр төзү мәсьәләсендә әлеге киңәшмәдә район хакимиятләре башлыклары мэр алдында хисап тотты. Аерым алганда, төзелгән килешүләр саны бу сезон башына кимендә 15 процентка арткан.
Әле бер кыш та тиешле кадәр күләмдә карын яудырмый калмады, дөрес, кайчан һәм никадәр күләмдә берьюлы төшәсен генә белеп булмый, дип мэр Илсур Метшин әле кар яумый дип иркенәергә урын юклыгын искәртте. Район хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, кагыйдә буларак, без иң яхшы укучыларны күрәбез, аларга игътибар бирәбез, ә безнең эштә финнарның мәгариф системасы буенча эшләү кулай, ягъни алар артта калган укучылардан 3-4есен сайлап махсус шөгыльләнәләр һәм уртачалар дәрәҗәсенә кадәр күтәрәләр, димәк, җыештыру буенча артта сөйрәлгәннәр белән бүгеннән үк эшне башлап, аларның кышка әзерлеген административ-техник инспекция белән берлектә тикшерү зарур, аларда хезмәт хаклары түләү, махсус киемнәр һ.б. кирәк-яраклар тәэмин ителешен белешү итәкләрне җыюда эшкә ярашлы булыр, дип йөкләмә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз