news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин: «Киләсе елга энергия саклау буенча кискен алга китеш таләп ителә»

Киләсе елның август-сентябрь айларында Казанга дөньякүләм танылу алган дю Солей циркы киләчәк

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре хакимияте быелгы дөньякүләм кризис шартларында, чыгымнарны һәм эш оештыруны оптимальләштерү нәтиҗәсендә, кимендә 850 млн. сум акчаны янга калдыра алды, дөрес, моңа әле кадрлар санын һәм канцелярия чыгымнарын киметү, энергияне сакчыл куллану керми, дип белдерде мэр Илсур Метшин Яңа ел бәйрәме җитү уңаеннан журналистлар өчен махсус оештырылган очрашуда.

 Узып барган ел йомгакларының иң әһәмиятле вакыйгаларына тукталып, мэр, Казан Универсиадасы өчен төзелә торган объектларда эш өзлексез барсын өчен, җәй уртасыннан бирле бер ялсыз эшләргә туры килде, аның каравы, алар планлаштырган вакытта кулланылышка тапшырылды, дип искәртте. «Спорт объектлары төзелеше өчен акчаны вакытында табуда республикабыз Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевнең абруе, аның тырышлыгы бик зур ярдәм итте, дөресрәге, бары тик аның абруе һәм ил җитәкчелеге дәрәҗәсендә сүзе үтүе бәрабәренә генә моңа ирешеп булды», - дип басым ясап әйтте И.Метшин. Алга таба шәһәрдә юллар салу максатында федераль «кесә»дән ел да 10ар млрд. сум алуга өмет баглануын белдереп, киләчәктә зур күләмле эшләр көтүенә ишарәләде. Шулай ук спорт, фән, мәгариф һ.б. өлкәләрдә Россия, дөньякүләм уңышларны барлады. Ничек кенә кыен булмасын, елны без уңышлы уздырдык, дип нәтиҗә чыгарды.

 Шәһәр башлыгы игътибарны демография мәсьәләсенә юнәлтеп, 18 елга беренче тапкыр буларак, туучылар саны үлүчеләр саныннан күбәрәк булды, бу исә халыкның яшәү сыйфаты чагылышы, диде. Казанга читтән белем алырга, студент булырга гына түгел, төпләнеп яшәргә килүчеләр, бизнесын алып килүчеләр дә күп, арада зур белгечләр, элеккеге хәрбиләр бар, димәк, яшьләр һәм төпле кешеләр Казанның перспективасын күрә, диде.

 Ирешә алмаган үр буларак, шәһәр башлыгы, балалар бакчалары төзүдә мактана алмыйбыз, поликлиникалар салу проблемасы бар - ниятләнгәннәрнең гамәлгә ашмаганнарыннан иң мөһиме шул, дип үкенеч белдерде. «Быелга нибары 1 балалар бакчасы ачылды, капиталь ремонттан соң Юнысовлар-Апанаевларның тарихи йортында поликлиника һәм травмпункт, Яңа Савин районында травмпункт халыкны яңарак кына кабул итә башлады», - диде.

 И.Метшин сүзләренчә, киләсе елга энергия саклау буенча кискен алга китеш таләп ителә, акчаны янга калдыру өчен шундый бурыч куела, чөнки тарифлар үсеше -  котылгысыз.

 Шәһәр, республика күләмендә зур вакыйга буларак, Казан мэры киләсе елның август-сентябрь айларында дөньякүләм танылу алган дю Солей циркы (Cirque du Soleil, мәгънәсе – Кояш циркы) гастрольләргә килүен игълан итте.  Цирк сәнгатенең иң заманча жанрында эшли торган әлеге коллектив 1984 елдан бирле осталыгын раслый килә. Анда эшли торган 4 мең кешенең (циркның берничә труппасы бар, ягъни дөньяның берьюлы төрле почмагында чыгыш ясый ала) Казанга 470ләбе килә һәм барлыгы 87 шоу күрсәтә (билет бәяләре - 100 АКШ доллары чамасы). Искәртеп үтәбез: дю Солей циркы 74 нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасында, «Грэмми» премиясен тапшыруның 50 нчесендә һ.б. катнашкан,  Мәскәүдә «Евровидение» музыкаль конкурсын ачкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100