Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
И. Метшин: “Казанлылар республиканың тотрыклы үсешенә өлеш кертүләре белән горурлана ала”
Мэр Казан үсешенә саллы өлеш керткән затларга шәһәр һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды
(Казан, 30 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан ратушасында, башкалабыз Казан һәм Республика көне уңаеннан, шәһәр һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Чарага җыелган халыкны Казан мэры Илсур Метшин сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләде. Казанга 1011 ел тулуын билгеләп узды.
"Сезнең һәркайсыгыз башкала үсешенә саллы өлешен кертә", - дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры. "Елдан-ел матурлана барган Казанны күреп, күңелләрне горурлык хисе биләп ала. Соңгы елларда ирешелгән барлык казанышларда сезнең тырышлыкның роле зур. Казанлылар республиканың тотрыклы үсешенә үзләреннән өлеш кертүе белән горурлана ала”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Мэр бер ел эчендә шәһәрдә күп кенә вакыйгалар узганын әйтте. “Сайлау үтте, өченче чакырылыш Казан шәһәр думасы формалашты. Чираттагы 5 елга үсеш өчен 12 өстенлекле юнәлеш буенча программа кабул ителде. Аның максаты – Казанны Россиянең иң уңайлы һәм төзек шәһәре итү”, - диде Метшин.
Шәһәр җитәкчесе балалар туу буенча да рекордлы күрсәткечләргә ирешелгәнне әйтте. Узган елда Казанда 24 меңнән артык бала туса, быел 8 айда 16 меңнән артык нәни казанлы якты дөньяга аваз салган.
Илсур Метшин соңгы ике елда 27 муниципаль һәм 2 хосусый балалар бакчасы ачылуын билгеләп узды. 4 мең 252 балага бакчаларда урыннар бирелүен әйтте.
Мэр торак төзелеше өлкәсендә быел 800 мең квадрат метр мәйданда торак төзү планлаштырылган булуын белдерде.
Метшин шулай ук пассажир транспорты хәрәкәте схемасында уңай үзгәрешләр күп булуын билгеләп узды. “Бүген метрополитенның Идел буе, Совет һәм Яңа Савин районнарын тоташтырачак икенче линиясен төзү мәсьәләсе хәл ителде. Аны киләсе елга төзи башлау ниятләнә”, - диде ул.
Башкала җитәкчесе парк һәм скверларны төзекләндерү буенча республика программасы уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. 33 ял зонасында төзекләндерү, ямьләндерү эшләре башкарылганын, быел “Горки-Әмәт урманы”н төзекләндерү проекты башланганын, “Черек күл” паркы реставрацияләнә башлаганын әйтте. Илсур Метшин быел Президент тарафыннан Су саклау зоналары елы игълан ителгәнен искәртеп, Казансу яр буен, Идел, Кабан күле тирәсен төзекләндерү буенча эшләр алып барылуын, Аккош күлендә ял зонасы яңартылуын белдерде. “Быел Казан зоопаркын реконструкцияләү проекты башланды, шулай ук быел аның төгәлләнүе көтелә”, - диде Илсур Метшин. Ул бу проектка күп кенә инвесторлар кушылуын әйтте.
Мэр 2015-2016 нчы елларда Казанга 3 млн 600 меңнән артык турист килгәнен билгеләп узды. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә Казанда беренче тапкыр “Үлемсез полк” акциясе узганын искәртте.
Илсур Метшин 2030 нчы елга кадәр Казанның үсеш стратегиясенең тиздән шәһәр халкы һәм депутатлар каравына чыгарылачагын белдерде. Ул төрле өлкә белгечләрен һәм шәһәр язмышына битараф булмаганнарны документ өстендә актив эшләргә өндәде.
Мэр үсештә югары үрләр яуланганын, шул ук вакытта хәл ителмәгән мәсьәләләр, “авырткан” урыннар булуын да белдерде. “Бу проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә республика җитәкчелеге даими ярдәм күрсәтеп килә. Казанлыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, без шәһәребезне тагы да уңайлырак итә алачагыбызга ышанам”, - дип төгәлләде Илсур Метшин.
Тантана Казан үсешенә саллы өлеш керткән затларга шәһәр һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы белән дәвам итте. Академик Индус Таһиров һәм “Казметрострой” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимовка “Казан шәһәренең мактаулы гражданины” исеме бирелде. Марат Рәхимовның Казанның транспорт инфраструктурасы үсешенә саллы өлеш кертүе билгеләп үтелде. Индус Таһиров 90 нчы елларда Татарстанның иҗтимагый-сәяси процессларында актив катнашып, мөстәкыйльлек статусын алуда зур роль уйнады. Аның күп кенә фәнни тикшеренүләренең асылында милли азатлык хәрәкәте, милли фактор роле ята.
Алга таба Казанның Мактау китабына кертелгән иң яхшы учреждение, предприятиеләр, шәхесләр бүләкләнде. “Радиоприбор” АҖ (генераль директоры Ронис Шәрипов), “Казанский Гипронииавиапром” АҖ (генераль директоры Борис Тихомиров), Бөек Ватан сугышында катнашкан, Казанның Идел буе районы 114 нче урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшләгән Миннехәниф Низамов, Казанның “Электр җиһазлары” заводы” ААҖ ветераны Виктор Лошадкин, “Казан мотор төзү заводы” АҖ (генераль директоры Дамир Кәримуллин) кебек оешмалар Казанның Мактау китабына кертелде.
Тантана хезмәт алдынгыларына шәһәр һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. Бәйрәм чарасы концерт белән үрелеп барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз