news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин:«Казанда, Татарстанда Россия күләмендә белем бирү иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш»

Казан – югары уку йортлары шәһәре һәм анда культуралы мохит һәа аның шундый булуында укытучыларның өлеше гаять зур, дип белдерде Казан шәһәре мэры

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Казан шәһәре укытучыларын хөрмәтләү тантанасы үткәрелә.

Халыкара Укытучылар көнен республика башкаласында ел саен зур һәм күркәм залларда уздыру традициясе урнашкан. Шәһәр күләмендәге кайбер чаралар, кризиска бәйле рәвештә, уңайлырак көннәргә кадәр «чигерелеп» торылса да, Укытучылар көне изге көн белән тиңләштерелә. Бу юлы да ул күркәм итеп оештырылган. Укытучыларны фойедан ук классик музыка үрнәкләре белән «Ренессанс» камера оркестры һәм Татарстан Республикасы дәүләт кыллы инструментлар оркестры каршы алып, кунакларның күңелен күтәреп, бәйрәм һәм тантана төсмере таратып торды.

Казан халкы, шәһәр җитәкчелеге һәм шәһәр Думасының депутатлык корпусы исеменнән укытучыларны, мәктәп директорларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, мэр Илсур Метшин педагогларның мактаулы хезмәтләрендә түземлелек һәм балалар тәрбияләү, мәгариф һәм фән дөньясында республика, ил күләмендә яңа үрләр яулауларын теләде. Казанда югары һәм урта гомумбелем бирү мәктәбен үзгәртеп кору буенча программа кабул ителәчәген, анда, заманча җиһазландыру, лабораторияләр алдыру һ.б. уңайлыклар булдырудан кала, укытучының дәрәҗәсе, хезмәт хакы, аны компьютер техникасы белән тәэмин итү мәсьәләләре алгы планга куелырга тиешлеген басым ясап әйтте ул. «Казанда, Татарстанда Россия күләмендә белем бирү иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Ил буенча караганда, без бу юнәлештә иң уңышлылардан саналабыз. Чын күңелдән укытучыларыбыз, балаларыбыз белән горурланам, ник дигәндә, Казан – югары уку йортлары шәһәре һәм анда культуралы мохит. Аның шундый булуында укытучыларның өлеше гаять зур», - дип белдерде.

Зур концерт залына чакырылган 700ләп укытучы-педагог арасыннан бәйрәм тантанасы барышында 17сенә шәһәр җитәкчелеге исеменнән И.Метшин «Казанның Мактау грамоталары», «Казанга фидакарь хезмәт иткән өчен» I дәрәҗә үзгәлек билгесе, «Казан шәһәре мэры Рәхмәт хаты» һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды, һәркайсы белән истәлеккә фотосурәткә төште. 

Бәйрәм тантанасының музыкаль өлеше исә 2007 елда  Татарстан тарихында беренче тапкыр балалар «Евровидение» конкурсы финалисты булган «Иволга» балалар эстрада театры, 100дән артык илнең сәхнәсендә чыгыш ясарга өлгергән Россиянең халык артисты Василий Овсянников, «Новая опера» Мәскәү театры  солисты буларак мәгълүм Россиянең атказанган артисты Владимир Кудашев һ.б. сәхнә осталарының чыгышлары белән бизәлеп оештырылган иде.

Искәртеп үтәбез: Казанның мәгариф системасында 14,9 мең педагогик хезмәткәр исәпләнә. Мәктәпләрдә 7 меңнән артыгы үсеп килүче яшь буынны тәрбияли, белем бирә һәм шуларның 17 проценты инде пенсия яшенә җиткән. Шәһәр буенча җитәкче кадрларның 114е (22 проценты) шундый ук өлкән яшьтә, алар арасында мәктәп директорлары - 44 (24,4 процент), мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре  мөдирләре – 59 (20,9 процент). Мәгариф учреждениеләрендә укытучыларның 512се (7,2 проценты) һәм җитәкчеләрнең 53е (22,2 проценты) – ир-егетләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100