И.Метшин: «Казан университеты – бу бренд белән шәһәр бәхилләшергә җыенмый»
Казан шәһәре мэры шулай дип игълан итте
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Федераль университет дәрәҗәсе алган Казан дәүләт университеты үзенең танылган брендын саклап калачак, дип белдерде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.
«Казан университеты» дигән сүзләр безнең университетның яңа атамасында булачагы хакында тулысынча килешенде», - дип, мэр КДУның бүгенге атамасы түбәндәгечә икәнен шәрехләде: «В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» югары һөнәри белем бирүнең дәүләт белем бирү учреждениесе / государственное образовательное учреждение высшего профессионального образования «Казанский государственный университет им. В.И.Ульянова-Ленина». Мэр сүзләренчә, аның яңа атамасы да шушы тәртиптә төзеләчәк, ләкин анда «Казан университеты» яки «Казан дәүләт университеты» дигән сүзләр, һичшиксез, булачак, диелгән мэрия порталында.