news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Метшин: « Казан Универсиадасы дөнья культурасы бәйрәме буларак истә калырга тиеш»

Ратушада узган техник презентациядә Халыкара студентлар спорты берлегенең бәяләү комиссиясенә Казанның географик урыны, инфраструктурасы үсеше, халыкара ярышларны оештыру өчен кирәкле иминлек чаралары белән тәэмин ителеше хакында җентекле мәгълүмат бирелд

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Ратушада узган техник презентациядә Халыкара студентлар спорты берлегенең бәяләү комиссиясенә Казанның ил һәм халыкара аренадагы роле, географик урыны, инфраструктурасы үсеше, халыкара ярышларны оештыру өчен кирәкле иминлек чаралары белән тәэмин ителеше хакында җентекле мәгълүмат бирелде.
Мэр Илсур Метшин үзенең тәкъдим итү чыгышында Татарстан башкаласының 100 дән артык милләт яшәгән, толерантлык үрнәге булган кала булуына тагын бер кат игътибарны юнәлтте. «Россия һәм дөнья илләре өчен Казан диннәр һәм мәдәниятләрның тату яшәү символы. Биредә Көнбатыш һәм шәрык традицияләренең кушылуы шәһәргә кабатланмас колорит өсти. Бүгенге көндә Казан 7 халыкара оешма – Бөтендөнья мирасы шәһәрләре, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр, Хабитат һ.б. оешмалар әгъзасы», – дип билгеләп үтте мэр. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 1млн. 200 меңнән артык халык яшәгән Казан каласы узган ел илнең иң яхшы муниципалитеты булып танылган. Ә быел майда аңа бизнес алып бару өчен уңайлы мохит тудыруы ягыннан «Форбс» журналы аналитиклары тарафыннан Россия шәһәрләре арасында беренче урын бирелгән. Мэр белдергәнчә, Татарстан башкаласында еш узучы федераль һәм халыкара әһәмияттәге форумнар моны раслап килә. Узган ел, мәсәлән, Казан Ауропаның реконструкция һәм үсеш банкы форумын кабул итте, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы Конгрессына дөньяның 69 иленнән вәкилләр җыйды.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, 1000 еллык юбилеен билгеләп узганнан соң, дөнья күләмендә Казанның танылуы артты. Буген ул Татарстан пайтәхете буларак кына түгел, Россиянең көнчыгыш башкаласы буларак та танылу ала бара. Туристлар саны арту да моңа дәлил. Хәзер аларның саны елына 1 млн. кешегә җитә. 800 дән артык архитектура һәм тарихи һәйкәле булган Татарстан башкаласы тарихи-мәдәни ядкарьләре буенча бүген Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән бер үк класска кертелә. Шәһәр мэры кунакларга Казанның өстенлекләре хакында сөйләгәндә, җәй көнне ярышлар уздыру өчен биредәге уңайлы һава шартларына, казанлыларның 40 проценты 30 ын да тутырмаган яшьләр булуына, Казанның эре 30 вуз урнашкан студентлар шәһәре икәнлегенә, икътисади динамикасына да басым ясады. Узган ел да башкала икътисады 16 процентка үскән. Ә Казанда җан башына туры килүче инвестицияләр күләме Россиядәге уртача күрсәткечтән ике тапкырга артыграк. Соңгы елларда инвестицияләр җәлеп итү күләме 5 тапкырга үскән. Болар белән беррәттән, Илсур Метшин каланың йөзен билгеләүдә дөньяның танылган архитекторлары белән эшләү тәҗрибәсе хакында да сөйләде. Билгеле булганча, тиздән башкалада танылган голланд архитекторы Эрик Ван Эгераат проекты буенча Милли китапханәнең яңа бинасы төзеләчәк. Ә күренекле испан архитекторы Хосе Асебильо Марин Иске татар бистәсе территориясенең реновация һәм төзелеш концепциясен эшләде. Якын елларда Казанда Лондон Зоология җәмгыяте һәм «Аткинс» институтының уртак проекты буларак яңа зоо-ботаника бакчасы сафка басачак.
Бүгенге көндә Казанның кунакханәләр фонды 6 мең урынга исәпләнсә, 2013 елга ул 10 меңгә җитәчәк. Шәһәргә дөнья күләм танылган Шератон, Хилтон, Кемпински, Холидэй кунакханәләр челтәре киләчәк. Универсиадага килгән судьялар, техник делегация «Шаляпин», «Сөләйман палас», «Мираж» отельләрендә яшәячәк. FISU әгъзаларын «Корстон» кунакханәсе кабул итә. Биредә Универсиада чорында FISU ның штаб-фатиры урнашачак. Шулай ук кунакларга шәһәрдәге башка кунакханәләр, студентлар кампуслары хезмәт итәчәк. Кунаклар һәм спортчыларның туклануын оештыруга килгәндә, аларга 500 дән артык кафе һәм ресторан хезмәт күрсәтер дип көтелә. Кухнялар төрле– татар, рус халык ашларыннан алып, Ауропа, Азия, Африка кухняларына кадәр.
Халыкара масштабтагы ярышларны уздырганда инфраструктурадан тыш, иминлекне тәэмин итү чаралары беренче планга чыга. Казан мэры 27 нче җәйге Универсиада чаралары югары таләптәге иминлек системасы белән тәэмин ителәчәк дип ышандырды. Аның сүзләренә караганда, Казан дөнья шәһәрләре арасында иң имин шәһәрләрнең берсе санала. Илсур Метшин шулай ук шәһәрнең транспорт челтәре хакында да мәгълүмат бирде. Каланың көнчыгыш һәм көнбатыш Ауропа чигендә урнашуы, ныклы үскән автомагистральләр, су, һава, тимер юллар челтәре аңа төрле транспорт белән килү өчен уңайлык тудыра. Һава юлы Казанны дөньяның 87 шәһәре белән бәйли. Универсиадага кадәр, шәһәрнең төп капкасы булган «Казан» халыкара аэропорты заман таләпләренә туры китереп модернизацияләнәчәк. Бүген экспертлар игътибарына аның җентекле макеты тәкъдим ителде. Илсур Метшин ассызыклавынча, реконструкция Казан аэропортында еллык пассажирлар агымы күләмен 10 тапкырга арттыру мөмкинлеген бирә. Ягъни елына 4,5 млн. пассажирны кабул итеп булачак.
«Казан Универсиадасы спорт бәйрәме генә түгел, дөнья культурасы бәйрәме буларак та истә калырга тиеш», – дип белдерде мэр.

news_right_1
news_right_2
news_bot