news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин: “Каравай”да яшәүчеләр өчен Павлов урамы – тормыш юлы диярлек"

Казан каласы башлыгы әлеге микрорайонда булды

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Октябрь башына Казанның “Каравай” микрорайонында Павлов урамы буенча юл катламын капиталь ремонтлау һәм трамвай юлларын салу тәмамланачак.

Төзелеш эшләре барган участокны караган вакытта, подрядчы оешма вәкилләре Казан мэры Илсур Метшинны шулай дип ышандырдылар. Эш сәфәрендә шулай ук “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфан Галәвов, Казан шәһәре Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев һәм “Волгадорстрой” җитештерү-техник бүлеге башлыгы, подрядчы вәкиле Игорь Гранфельд катнашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Агымдагы елның август ае уртасында Павлов урамы буенча үткәрелгән ремонт эшләрен юл катламы өчен җаваплы булган “Волгадорстрой” компаниясе һәм трамвай юлларын яңартуны тәэмин иткән “Метроэлектротранс” МУП алып бара. Ремонтлана торган территориянең гомуми мәйданы 27 квадрат метр тәшкил итә.

“Метроэлектротранс” МУП гендиректоры бу юнәлештә трамвай юлларын яңартуның мөмкинлеген булдырганы өчен шәһәр хакимиятенә рәхмәт белдерде. Әсфан Галәвов сүзләренә караганда, Павлов урамындагы рельслар 50 еллап – узган гасырның 60нчы елларыннан башлап ремонтланмаган, югыйсә, әлеге участок җирле халык өчен шактый мөһим булып тора. “Бу участокта беренче маршрут йөргән. “Каравай”да йөрү юлын япканнан соң, пассажирлар агымы 40%ка кимеде. Бу әлеге участокта пассажирларның күплеге хакында хәбәр итә”, - дип билгеләде Әсфан Галәвов һәм төзелеш эшләренең кайчан тәмамланачагы хакында шалтыратулар күп булганын ассызыклады. “Каравай”да яшәүчеләр өчен бу – тормыш юлы диярлек”, - дип килеште аның белән шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

Мэр юлны капиталь ремонтлау барышының ничек барганы һәм кайчан тәмамланачагы белән кызыксынды. “Без 200%ка эшлибез, әгәр “Метроэлектротранс”та хезмәт итүче коллегаларыбыз безне хупласа, 1 нче октябрьгә хәрәкәтне җибәрербез дип уйлыйм”, - дип белдерде Игорь Гранфельд һәм, юлны ремонтлаганнан соң, компания тротуарларга тотыначак, дип вәгъдә бирде.

Илсур Метшин трамвай линияләрендәге пассажирлар агымы белән кызыксынды. Мисал итеп, Әсфан Галәвов көн саен 40 мең пассажир кулланган популяр 5 нче маршрутны китерде. “Моны метро белән чагыштырырга мөмкин! Ягъни трамвай хәрәкәтенә бездә, элеккечә, ихтыяҗ бар”, - дип таныды Илсур Метшин. Киләсе бишьеллыкка шәһәр, “Кояшлы шәһәрчек” белән Борисково бистәсе белән тоташтырып, боҗра хәрәкәтен оештыру бурычын куйды, дип искә төшерде мэр.

Мэр Копылов урамы буенча ремонт эшләренең нинди этапта булуы белән кызыксынды. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев Копылов урамында эшләр график нигезендә барганын билгеләде, эшчеләр асфальтның югары катламын җәюгә тотынган һәм сезон ахырына ремонтны тәмамларга вәгъдә биргән. Илсур Метшин Авиатөзелеш районында яшәүчеләрнең әлеге эшләрне тиз арада тәмамлауга өметләнгәнен билгеләде. “Төзелеш сезоны тәмамлау дәрәҗәсендә, шуңа күрә әлеге вакыттан мөмкин булган кадәр дөрес файдаланып, участокта өч сменага эшне оештырырга, барысын да сыйфатлы башкарырга кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Павлов урамында һәм Лукин урамыннан алып Ленинград урамына кадәрге Айдаров урамы участогында юл катламыннан һәм тимер юллардан тыш ниләр яңартылуы турында Игорь Куляжев сөйләде. Ул юл катламын алыштырган вакытта, кагыйдә буларак, коммуникацияләрне дә яңартырга тырышканнары турында искә төшерде. Шулай итеп, әлеге участокта җылылык трассалары линияләрен һәм биредә уза торган кабельләрне алмаштырганнар. Моннан тыш, “Водоканал” коеларны торгызу эшенә дә тотынган.

Шулай итеп, юл катламы астындагы барлык коммуникацияләр капиталь рәвештә ремонтланган. Илсур Метшин администрация башлыгыннан коммуникацияләрне алмаштырган вакытта җирле халык күпмегә сусыз калганлыгы белән кызыксынды. Тимур Алибаев сүзләренә караганда, суны сүндереп тору 1,5 тәүлеккә сузылган.

Очрашу ахырында Илсур Метшин әлеге участок өчен җаваплыларга ремонт эшләрен вакытында тәмамларга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100