Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
И.Метшин: “Иске Татар бистәсе Яңа елны аерым рухта каршылавы белән истә калырга тиеш”
Кабан күле яры буенда Яңа ел бәйрәмнәренә зур чыршы кую планлаштырыла
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Яңа ел бәйрәме Татарстан башкаласының Иске Татар бистәсе өчен аеруча әһәмиятле вакыйга булырга тиеш – Казан халкы һәм кунаклары, шәһәрнең тарихи үзәгенә килгәндә, әлеге көнне тарихи биналар һәм милли кухня белән генә түгел, ә яраткан бәйрәмнең рухы белән дә истә калдырырга тиешләр.
Казан мэры Илсур Метшин Иске Татар бистәсенә булган эшлекле сәфәре вакытында “Иске шәһәр”нең яңа префекты Марат Усмановка шундый йөкләмә бирде.
К.Насыйри урамындагы эшлекле сәфәрдә Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов һәм “Казан банкы” директорлар советы рәисе Оскар Прокопьев катнашты.
Марат Усманов билгеләп узганча, яңа вазифада эшли башлаганнан соң шәһәрнең тарихи үзәге үсеш перспективалары һәм Иске Татар бистәсенә яңа туристик агымны җәлеп итү буенча яңа идеяләр барлыкка килгән. Ул шулай ук Казан мэрына Яңа ел чорында “Иске шәһәрне” бизәү тәкъдимнәрен дә җиткерде: әйтик, Кабан күле яры буенда Яңа ел бәйрәмнәренә зур чыршы кую планлаштырыла. Күптән түгел генә җәяүлеләр урамына әйләнгән К.Насыйри урамында яктырткыч баганаларның бер өлеше инде ак-көмеш чыршы бизәкләре белән купшыланган.
“Шулай ук без биредә театральләштерелгән этно-мәдәни компонентлы тамаша оештырырга ниятлибез”, - дип белдерде префект. М.Усманов тарафыннан тәкъдим ителгән юнәлешләрнең берсе – “Иске шәһәр” урамнарында “Каз өмәсе” кебек борынгы татар бәйрәмен уздыру, элеккеге заманнарда ул кышның беренче көннәреннән үк башлап үткәрелгән.
Казан мэры Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Иске Татар бистәсенә үзенә бер “фишка” булдырырга кирәклекне билгеләп узды. “Иске Татар бистәсе Яңа елны аерым рухта каршылавы белән истә калырга тиеш”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Моннан кала, Марат Усманов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Иске Татар бистәсенең тарихы, биредә яшәүче династияләр һәм тарихи әһәмияткә ия биналар турында документаль фильм трилогиясен төшерү эше дәвам итә. Шулай ук “36,6” туристик маршрутын булдыру планлаштырыла, ул Казан шәһәренең тарихи үзәгенең сәламәтлегенә кагыла. “Иске Татар бистәсенең 6 урамында мәдәни әһәмияткә ия булган 36 объект бар. Маршрут әлеге объектларны берләштерә һәм туристларны җәлеп итәчәк”, - дип сөйләде префект.
Сәфәр ахырында Илсур Метшин префектка яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлар теләде, дип белдерә мэриянең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз