Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
И.Метшин: “Җиңү көне – ул батырларыбызның бөек даны”
Казан мэры Татарстан башкаласында гомер итүче сугыш ветераннарын, гомумән, казанлыларны Җиңү көне белән котлый
(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын, гомумән, казанлыларның Җиңү көне белән котлый.
“Кадерле казанлылар!
9 май – илебез өчен үзенчәлекле көн. Җиңү көне – ул безнең батырларыбызның бөек даны, Җиңүнең үзен булдырганнар гына түгел, киләчәк буыннарга гомер, ирек һәм тыныч күк йөзе бүләк итүчеләр өчен дә какшамас горурлыгыбыз.
Аның белән бергә өенә әйләнеп кайтмаганнарны, коточкыч сугыш корбаны булып, яңа язны каршылый алмаганнарны югалтуның түзеп булмаслык ачысы да бар. Бу бәйрәм безнең өчен сугышта Җиңүне данлау мөмкинлеге генә түгел, ә аннан зуррак мәгънәле булачак. Бу тынычлыкның ни дәрәҗәдә кадерле, кеше гомеренең никадәр чиксез кыйммәтле булуын искә төшерү, һәм якыннарың янында өеңдә уянып, киләчәккә планнар төзү, гаилә кору, балалар тәрбияләп үстерү һәм туасы көн насыйп булмас дигән куркусыз яшәү никадәр мөһим.
Җиңү көне – ветераннарга тагын бер кат рәхмәт белдерү мөмкинлеге. Без аларга фронтта һәм тылда күрсәткән бөек батырлыклары өчен, бүгенгәчә һәм киләчәктә күп еллар дәвамында безгә ватанпәрвәрлек, кыюлык, батырлык һәм, билгеле, гаять зур көчле рух үрнәк-өлгесе булганы өчен рәхмәтле.
Кадерле дуслар! Безнең барыбызны да бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, игелеклелек, уңышлар, бәхет һәм якыннарыгыз белән аңлашып яшәвегезне телим. Бүген дә, һәрвакытта да тынычлык булсын!” – диелә Казан мэры котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз