news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин: “Хезмәт урыны буенча торак бирү – хезмәткәрләрне җәлеп итүнең бер чарасы”

Казан мэры Казан ишегалларын җыештыручылары өчен вакытлыча торакны карады

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның идарәче компанияләре йорт яны территорияләрен чистарту буенча билгеләнгән 3 көнлек норматив вакытны сакларга тиешләр. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе хезмәткәрләре өчен тулай торакка килгән вакытта искәртте. Ишегалды җыештыручыларына кытлык булу проблемасын идарәче компанияләр үз мөмкинлекләреннән чыгып чишәргә тиешләр, дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе.

Күчмә киңәшмәдә шәһәр башлыгын Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев озата йөрде.

Аерым алганда, республика башкаласы җитәкчелеге Маршал Чуйков урамы, 63 адресы буенча урнашкан тулай торакта булды. Тимур Алибаев сөйләп үткәнчә, элек беренче каттагы биналар буш торган, 2011 елда алар торак фондка күчерелгән. Биналарны “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе ҖЧҖ көче белән яңадан җиһазландырып һәм яңадан планлаштырып, 9 торак бүлмә булдырылган. Әлеге бүлмәләр яшь белгечләргә тулай торак сыйфатында махсуслаштырылган муниципаль торак фондка кертелгән. Биредә 5 бүлмәдә 10 ятак-урын бар, анда ишегалларын җыештыручылар урнашкан, тагын 4есендә мәгариф өлкәсендәге яшь хезмәткәрләр яши.

Илсур Метшин Короленко ур., 40 адресы буенча урнашкан күп фатирлы биш катлы йортның беренче катында урнашкан муниципаль милек саналган кеше тормый торган биналарны карады. Әлеге мәйданнарны торак фондка күчерү, яңадан җиһазландыру һәм торак өлкәсенә караган яшь хезмәткәрләрне урнаштыру планлаштырыла.

“Уңайлы йорт” идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев хәбәр иткәнчә, бүгенгә компаниядә 295 ишегалды җыештыручы эшли. Аның сүзләренә караганда, норматив нигезендә компаниягә тагы 300 кеше җитми, хәтта 150-200 яңа хезмәткәр булса да, ишегалды территорияләрен яхшы итеп чистартып торуга ирешеп булыр иде. Ул шулай ук күптән түгел күтәрелгән коммуналь тарифлар ишегалды җыештыручыларына булган ихтыяҗ проблемасын өлешчә чишәргә булышканлыгын әйтте. Шулай итеп, ишегалды җыештыручы 42 хезмәткәр яңа алынган һәм тагы 10ны кабул итү планлаштырыла. Моннан кала, өстәмә акчаларның бер өлешен хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлткәннәр.

Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хезмәт урыны буенча торак бирү – хезмәткәрләрне җәлеп итүнең бер чарасы, Совет заманында бу алым киң кулланылган. Әмма торак биреп кенә кадрлар проблемасын чишеп булмый, дип билгеләп үтте ул. “Бүгенге көндә төп проблема – бу хезмәт хакы. Идарәче компанияләргә үзләренең мөмкинлекләрен эзләп карарга кирәк”, - диде шәһәр җитәкчесе.

Шәһәр башлыгы, торак фондка күчерү һәм ишегалларын җыештыручылар өчен вакытлыча торак буларак кулланыр өчен, муниципаль объектларга ревизия ясарга кушты. “Идарәче компанияләргә өстәмә торак фонд мәйданнарын бирү мәсьәләсен без мөмкин булган кадәр чишәргә тырышачакбыз. Әмма идарәче компанияләрдән беркем дә җаваплылыкны төшерми. Норматив срок бар - өч көн эчендә ишегалларындагы теләсә кайсы кар чистартылырга тиеш. Ишегалларын чистартучы булмаса, кар көрәү эше белән кем шөгыльләнүе мөһим түгел – идарәче компания башлыгы яисә район башлыгы үзләре көрәк тотып чыга, яисә өстәмә көчләрне җәлеп итәчәкләр. Бурыч куелган, һәм аны теләсә нинди юллар белән чишәргә кирәк”, - диде Илсур Метшин. Ул административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесенә кар көрәү вакытын контрольдә тотарга һәм, кар явып өч көн үтү белән, эш башкармаган идарәче компанияләрне штрафка тартырга кушты, дип хәбәр итә Казан каласы Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.

Фотосурәт metshin.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100