news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин: “Гомум тәҗрибә табибының яңа офисы казанлыларның тормыш сыйфатын күтәрәчәк”

Бүген шәһәр башлыгы һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры Казанның Мәскәү районында гомум тәҗрибә табибының яңа офисында булды

(Казан, 27 октябрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Бүген Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов әле күптән түгел генә Жилплощадка микрорайонында ачылган гомум тәҗрибә табибының яңа офисында булды.
Мәскәү районында урнашкан гомум тәҗрибә табибы офисы – Казанда эшләүче шундый учреждениеләр арасында иң зурысы һәм балалар сәламәтлек саклау системасында беренчесе. Элегрәк Төньяк, Николаевка, Яңа Николаевка һәм башка бистәләрдә яшәүче 7333 балага 3 нче балалар хастаханәсендә хезмәт күрсәтелә иде. Әмма эшнең катлаулы булуы нәтиҗәсендә ул квалификацияле кадрларга кытлык кичерде. Хәзер исә хастаханә каршында белгечләр җитмәү проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән гомум тәҗрибә табибының яңа офисы барлыкка килде.
7 нче шәһәр балалар клиник хастаханәсенә караган офис Гудованцев урамы, 19 нчы йорт адресы буенча элеккеге торак йортта урнашкан. Ташландык хәлдәге ике катлы бина яңадан торгызылган, өченче каты төзелгән. Төзекләндергәннән соң офисның гомуми мәйданы 1098 квадрат метр, капиталь ремонтның бәясе 14,7 миллион сум тәшкил итә.
Шәһәр бюджеты хисабына офис өчен бер миллион сумлык җиһаз, транспорт, төрле кирәк–яраклар сатып алынган. “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проекты буенча 1,5 миллион сумлык җиһазлар тапшырылган.
Бинаның беренче катында белгечләр тарафыннан пациентларны кабул итү өчен бүлмәләр, ә икенче катта персонал өчен фатирлар урнашкан. Офиста балалар хирургы, отоларинголог, офтальмолог эшли. Бүлектә барлыгы 21 табиб һәм 32 урта медицина хезмәткәре исәпләнә.
“Мондый офис бик кирәк, – дип белдерде Илсур Метшин учреждение белән танышып чыкканнан соң. – Мин озак еллар буе игътибардан читтә калып килгән башкалабызның тагын бер микрорайоны яңа тормыш белән яши башлавына шат. Эш сәламәтлек саклау өлкәсендә генә дә түгел – бездән ерак түгел генә “Юность” Мәдәният йорты урнашкан, анда ремонт эшләре төгәлләнде. 2010 елның беренче кварталында биредә Универсиада объектларының берсе булган боз сараен төзү эшләре тәмамланачак. Бүген без гомум тәҗрибә табибы офисында булдык – ул Казан педиатриясендә тәүге шундый офис”.
“Биредә персонал өчен 18 фатир урнашкан, алар безгә белгечләр җитмәүгә бәйле проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирде. Хәзер балаларга шәһәр үзәгенә баруның кирәге юк, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Мин биредә кечкенә казанлылар өчен лаеклы медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе булдырылган дип уйлыйм. Ул соңгы чиктә шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк”.
Үз чиратында, Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов гомум тәҗрибә табибы офисын республикада иң яхшысы дип атады. “Биредә иң заманча тенденцияләр гамәлгә ашырылган, табибларга эшләр өчен генә түгел, яшәр өчен дә тиешле шартлар тудырылган, – дип ассызыклады министр. – Мин Илсур Метшинга, шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк әлеге мөһим медицина учреждениесен төзүгә акча бүлеп бирергә карар кылганы өчен рәхмәт белдерәм”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100