news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Метшин: “FISU бәяләү комиссиясенең Казанга карата карашы уңай”

Универсиадага бәйле оештырылган эшләр белән мэр канәгатьлек белдерә

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген Казан мэриясендә үткәрелгән чираттагы «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә башлап сүз алып, Казан мэры Илсур Метшин башкалабызга тикшерү белән килеп киткән FISU Башкарма комитетының бәяләү комиссиясе эше хакында болай диде: «15 май көнне без аларны Мәскәүдә каршы алган идек. Илебез башкаласында да, Казандагы кебек, комиссиянең эш программасы гаять тыгыз булды, - дип белдерде. – Анда Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы хокуклы вәкиллегендә Назиф Мириханов та, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Татарстан исеменнән эшләүче депутат Марат Заһидуллов та халыкара комиссия әгъзаларын кабул итеп, үзләре ягыннан Казан файдасына өлеш керттеләр. Президентлык постына килеп, инаугурация үткәннән соң нибары бер атна вакыт узгач, Россия Президенты Дмитрий Медведев әлеге комиссияне кабул итеп, Татарстан, Казан – безнең иң ышанычлы төбәкләрнең берсе, алар өчен без борчылмыйбыз: татарстанлылар кунакларны кабул итә, теләсә нинди әһәмияттәге һәм дәрәҗәдәге форумнар үткәрә беләләр, дип, 2013 елда Казанда Универсиада үткәрелгәндә һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәгенә вәгъдә бирде», - дип басым ясап әйтте мэр. Татарстан ягыннан Президент Минтимер Шәймиев һәм Премьер-министр Рөстәм Миңнехановның халыкара комиссияне кабул итүләрен искәрткәч, Универсиада үткәрергә дәгъва кылган көндәшләребездән FISU комиссиясен Испаниядә бары тик шәһәр мэры гына кабул иткәнлеген, ә Көньяк Кореяда Премьер-министр белән очрашу оештыра алуларын белдерде ул.
Гомумән, Казанда бәяләү комиссиясе эшләгән өч көндә үткәрелгән спорт һәм мәдәни чараларның иң югары дәрәҗәдә үтүенә канәгатьлек белдереп, мэр аларны оештыру һәм үткәрүдә катнашкан һәркайсына рәхмәт сүзләрен җиткерде. «FISU бәяләү комиссиясе әгъзалары да тәэсирләре уңай булуын яшермиләр. Заявка кампаниясен башка җирдә шулкадәр югары дәрәҗәдә оештырылганны күрмәдек, биредә бөтен югары даирәдәгеләр дә Казанга теләктәшлек белдерә, дип, фикерләре белән уртаклаштылар алар», - диде И.Метшин.








news_right_1
news_right_2
news_bot