news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Метшин: «Ел беткәнче, юллар салуга федераль бюджеттан тагын 3 млрд. сум акча бирелә»

Казан мэры бүген шул хакта игълан итте

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан Универсиадасына юллар салуга федераль бюджеттан декабрь беткәнче 3 млрд. сум акча алыначак һәм бу 5 елга бюджет ссудасы булып тора, киләсе елга исә тагын берничә млрд. сум алып булыр дип ниятләнә.

Бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин шулай дип игълан итте. «Шул рәвешле, ел да федераль бюджеттан акча алып, 2013 ел Универсиадасына кадәр Казанда транспорт инфраструктурасын шактый ук рәтли алачакбыз», - диде шәһәр башлыгы. Аңлашыла ки, юллар салу эшендә Универсиада объектлары маршрутлары үткән юлларга төп игътибар биреләчәк. 


news_right_1
news_right_2
news_bot