news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин, ДЧ финалының 1/4 өлешендә Россия катнашса, матчка барырга тырышачагын әйтте

Мэр Мәскәүдә Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында ачылыш матчында булганын белдерде.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре мэры Илсур Метшин футбол буенча дөнья чемпионатында башка шәһәрләрдәге матчларга да бару-бармавы турында сорауга җавап бирде. Бу хакта ул бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә әйтте.

Шәһәр башлыгы Мәскәүдә Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында ачылыш матчында булуын әйтте. “Барысы да ошады. Коллегалар яхшы әзерләнгән”, - диде.

Алдагы матчларга килгәндә: “Әгәр 1/8 өлеше безнең җыелма катнашында булса, тырышачакмын. Әмма безгә урында булу кирәк, кыска вакытка гына китмәү дә хәерлерәк. Әйдәгез болай, әгәр финалның1/4 чирек өлешендә Россия җыелмасы катнашса, ул матчка барачакмын”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100