news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин: «Дөньяда тәмәке тартмаучы бердәнбер мэрия командасы дип аталачагыбызга ышанам»

Ләкин җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны чикләү өчен гамәлдәге законны камилләштерү зарур, шуңа күрә ул федераль дәрәҗәдә каралырга тиеш, дип саный Казан мэры

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре мэры Илсур Метшин башлангычы белән, бүген шәһәр Думасы депутатлары 43 нче сессиядә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны чикләү буенча 87 нче законны федераль дәрәҗәдә камилләштерү инициативасы белән чыгуларын үтенеп ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать кабул итте.

«Тәмәке тарырга теләгән кеше тартсын – аның хокукын кыса алмыйбыз, ләкин тәмәкесен шуның өчен махсус билгеләнгән урында пыскытсын, ягъни әйләнә-тирәсендәгеләрне агуламасын. Аңа нәрсә, ул үзе фильтр аша тарта, ә аның янындагылар бөтен зарарлы матдәләрне һава белән бергә үзенә сеңдереп тора... Без бу эшне үзебездән башладык: мэриядә җитәкчелек, идарәләр һәм комитет башлыклары тартуын ташлый, арада 27-30 еллык «тәҗрибәсе» булганнар бар», - дип, белдерде И.Метшин. Залда утырган 41 депутатның да күпчелеге тартмый булып чыкты. Шул рәвешле, спорт державасы буласыбыз, Россиядә спортны бөтен дәрәҗәдә торгызасыбыз килә икән, димәк, без тартуны чикләү юнәлешендә эшне башларга тиешбез, ә Россия – цивилизацияле дәүләт, тәмәке тартуга каршы без алга киткән Европа илләре белән бер рәткә басарга тиеш, Казанны Россиянең Универсиада үткәрергә җыенган һәм спорт буенча иң алга киткән шәһәр дип саныйбыз икән, ил күләмендә тәмәке тартмаучылар шәһәре булырга тиешбез,  дигән фикердә ул.

Тартуны тыю буенча беренче адым буларак шәһәр җитәкчелеге мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, хастаханәләрдә, спорт үзәкләрендә һәм алар тирәсендәге территорияләрдә тәмәке тартудан баш тарту торса, мэрия һәм аның подразделениеләре җитәкчелегенең шушы яман гадәттән арынуы (бер айдан барысы да медицина тесты узачак) икенче адым, азык-төлек киоскларында, супермаркетларның кассалары янында тәмәке продукциясен куйдыртмауны һ.б. чикләүләр кертүне, закон үтәлмәгән очракта административ җаваплылыкка тартуны федераль дәрәҗәдә хәл итү исә алдагы адым буларак карала. Соңгысы буенча мэр И.Метшин, Россиянең башка зур шәһәрләрендәге коллегаларына мөрәҗәгать итәргә ниятлим, дөньяда зур шәһәрләр арасында тәмәке тартмаучы бердәнбер мэрия командасы дип аталачагыбызга ышанам, дип белдерде Казан шәһәре хакимияте башлыгы.

Аның сүзләренчә, 30 ел тарткан Башкарма комитет башлыгы Рәфис Борһанов, 27 еллык «тәҗрибәсе» булган вице-мэр Иршат Минкин белән бергә тагын дистәдән артык җитәкче ул зарарлы гадәтен ташлаган, ә республика җитәкчелегеннән Президент, Премьер-министр, Хөкүмәттәге министрларның күпчелеге бөтенләй тартмый. Шуңа күрә, тыюлар белән артык мавыкмастан, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юлы белән максатка ирешү ягын карау отышлы. «Якын арада, шәһәрдә күпме кеше тәмәке тартуын, аларның кайсы социаль төркемнән һәм ничә яшьтә булуын ачыклау максатында, социологик сораштырулар уздырылачак, әйтик, мини үзем тартмыйм. Шуны Универсиада үткәрер алдыннан янә оештырып, моның белән без тәмәкегә каршы пропаганданың нәтиҗәләрен бәяләргә ниятлибез», - дип максатлары белән уртаклашты мэр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100