news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
И.Метшин:”Безгә кадәр хезмәт түккәннәрнең эшен югары дәрәҗәдә дәвам иттерергә омтылабыз”
ТАССРның оешуына 90 ел тулу уңаеннан, Казан Ратушасында шәһәрнең элеккеге партия һәм совет органнары җитәкчеләре хөрмәтенә тантана булды
Скопировать ссылку
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТАССРның оешуына 90 ел тулу уңаеннан, бүген кич Казан Ратушасында шәһәрнең элеккеге партия һәм совет органнары җитәкчеләре, хезмәтләре белән үзләреннән сизелерлек өлеш керткән фидакарьләре хөрмәтенә, тантаналы җыен уздырылды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Казан шәһәре районнары хакимияте башлыклары, шәһәр Башкарма комитеты аппараты вәкилләре һ.б. катнашты.
Чакырылган 200ләп кунак башта “Казан” милли мәдәният үзәгендәге Казанның меңьеллыгы музеенда Казан шәһәренә һәм ТАССРның оешуның 90 еллыгына багышланган күргәзмәне ачу тантанасында катнашты, экспозицияләрне карап, яшьлекләрендә яшьнәп үткән эзләрне барлады, шушы чор шаһитлары булган ядкарьләрне эзләде.
Казан Ратушасында исә аларны ишек төбеннән үк “Фантазия” джаз-оркестры башкаруындагы музыкаль әсәрләр тантанага рухландырып, “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” яшьләр оешмасы активистлары елмаеп каршы алды. Ратушаның Колонналар залында ветеран-җитәкчеләргә ТАССР төзелү тарихы һәм аның башкаласының бүгенгә кадәрге үткәннәре хакында совет чорлары кинохроникасы ярдәмендә яктыртылган фильм тәкъдим ителде.
Татарстан һәм аның башкаласы булып билгеләнгән Казанның юбилее уңаеннан хөрмәтле кунакларны котлау йөзеннән сүз алган Казан мэры Илсур Метшин, гражданнар сугышы, корылык нәтиҗәсендә Идел буе төбәгенә килгән ачлык республика халкы санын өчтән бергә диярлек киметте, республиканың һәм шәһәребезнең дә икътисади тотрыклылыгын какшатты, дип искәртте. Шулай да яшь автономияле республика һәм Казан җитәкчелеге, төрле милләттән булган халкы индустриаль алга китеш, икътисади, социаль үсеш өчен барысын да эшләде, белемсезлекне бетерү юнәлешендә ирешелгәннәр мәгарифнең торышын тамырдан үзгәртте, диде. Шәһәрдә заводлар, театрлар төзелү, институтлар ачылу, фәнни учреждениеләр барлыкка килү белән бергә татар әдипләре һәм композиторларының республиканы мәдәният-сәнгать өлкәсендә таныта алуы да зур әһәмияткә ия, дип, И.Метшин аларның исемнәрен атады. Бөек Ватан сугышы елларында Казанга дистәләрчә предприятиеләрнең, фәнни учреждениеләрнең, алар белән бергә белгечләрнең һәм галимнәрнең эвакуацияләнеп килүе ТАССР һәм аның башкаласын индустриаль төбәк һәм фәнни үзәк буларак сыйфади югарылыкка күтәрүгә этәргеч бирде, дип билгеләп үтте мэр һәм, Казаннан китеп сугыш кырларында батырлык күрсәткән шәхесләрне барлады, фронтта һәм тылда фидакарьләрчә тырышканнар алдында баш иябез, диде. “90 ел дәвамында Татарстан үсешнең гаять зур юлын узып, РФ субъектлары арасында иң үсештәгеләренең берсенә әйләнде. Инде хәзер 90 ел дәвамында ирешелгәннәрне сакларга, безгә кадәр хезмәт түккәннәрнең эшен югары дәрәҗәдә дәвам иттерергә омтылып эшлибез”, - дип, ул бүгенге казанышларга тукталды.
И.Метшин Казанның сәнәгать куәтен арттыруда хезмәтләре белән хөрмәт һәм дан казанганнарны аерым-аерым телгә алып, шәһәр һәм аның районнарының партия һәм совет органнарының бүген исән җитәкче-ветераннарына, ә алар тантанага 3 дистәләп килгән, Казан үсеше һәм иминлеге бәрабәренә фидакарь хезмәтләре өчен, шәһәр бүләкләре - күкрәк билгеләре тапшырды һәм һәркайсы белән фотосурәткә төште. Заманында җаваплы вазифаларда эшләгәннәрдән бүгенге тантанага килгән 200ләп ветеранның барысына да “ТАССР оешуга 90 ел” истәлек медальләре тапшырылды.
Казан шәһәре башкарма комитетының элеккеге рәисе, КПССның Идел буе һәм Вахитов районнары райкомнары секретаре, Казан шәһәр комитеты беренче секретаре, Татар өлкә комитеты секретаре һәм Татар рескомы беренче секретаре Рево Идиатуллин белән Казанның Мәскәү районы башкарма комитетының элеккеге рәисе, КПССның Идел буе райкомы беренче секретаре Ольга Ермакова, бергә җыйган өчен, шәһәр хакимиятенә тантана кунаклары исеменнән рәхмәт белдереп, үткән хезмәт юлларына, алар эшләгән заман вазгыятьләренә бәйле хәтер йомгакларын сүттеләр. “Республикабыз белән Казанның аякка басуы әле дә ярый безнең буынга туры килде һәм, бер-беребезгә ышаныч баглап, нәкъ намус кушканча итеп, хәбәрләшеп эшләдек һәм сынатмадык – без моңа чиксез горур! Яңа үрләр сиңа, сөекле Казан, яңа казанышлар сиңа, үзебезнең Татарстан!” – диделәр алар.
Шәһәр сәнгать осталары һәм мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасыннан соң кунакларны банкет залындагы бәйрәм табыны көтеп калды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2