news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин базар һәм машина кую урыннары хуҗаларына җирләрне сатып алырга тәкъдим итте

Казанда ваклап сату базарлары һәм машина кую урыннары хуҗалары җир салымы арту мәсьәләсе буенча фикерләште

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казан мэры Илсур Метшин базар һәм машина кую урыннары хуҗаларына җирләрне сатып алырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, болай эшләү эшмәкәрләрнең җир салымы чыгымнарын сизелерлек киметәчәк.
Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашуда шәһәр мэры шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Моннан тыш, эшмәкәрләргә булган җирне куллану нәтиҗәлелеген бәяләргә тәкъдим ителде, теләгән очракта җирләрне шәһәр милкенә тапшырырга мөмкин.
Бүген түгәрәк өстәл агымдагы елның 31 гыйнварында Казан бизнесы өчен җир салымы күтәрелү нәтиҗәләрен көйләү тәкъдимнәрен карау максатыннан оештырылган комиссия эше кысаларында узды. Очрашуда Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, шәһәрнең район администрацияләре башлыклары, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, базар һәм машина кую урыннары җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашты.
Ваклап сату эшчәнлеге вәкилләре Казанда эре сәүдә челтәрләре ачылу сәбәпле, узган елда сәүдә әйләнеше 25–30 процентка төште, дип зарланды. Күпләп сату базары җитәкчеләре җир салымы һәм аренда бәясе күтәрелү, сатудагы тауар һәм продуктлар бәясе артуга китерәчәк, дип белдерде.
Мәскәү базары шәхси эшмәкәре Елена Шепелева базар администрациясе җир салымы күтәрелде дип аңлатып, аренда бәясен өч тапкыр арттырды дип сөйләде. Ачыкланганча, бу базарның зур территориясе шәхси милек булып тора. Аренда бәясе сәүдә урыннарын яхшырту, сәүдә павильоннарында тауарларны өстәмә саклау урыннары булдыру, аларны саклау чыгымнарын исәпкә алып арттырылган. Шулай ук коммуналь хезмәтләр бәяләре арту, кардан арындыру чыгымнары да исәпкә алынган. Шәһәр администрациясе фикеренчә, базар җитәкчелеге аренда бәясен берничә тапкыр арттыру өчен җир салымы артуны сәбәп итеп куярга уйлый. Илсур Метшин базар администрациясе белән бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен эшмәкәрләргә эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.
Казан мэры Илсур Метшин һәр базар һәм һәр автостоянка мәсьәләсен аерым ачыкларга вәгъдә итте. 2012 елга кадәр җирне ташламалы бәядән сатып алу тәртибе бар һәм бу хокук белән эшмәкәрләргә кулланып калырга тәкъдим итте ул. Шәһәр мэры документлар белән эш итүне тизләтү өчен махсус эшче төркем булдырырга вәгъдә итте.
Бүген Казан шәһәре Думасы президиумы утырышында җир салымы буенча комиссия эшенә нәтиҗә ясалды. Депутатлар бу мәсьәлә буенча янә 3 мартта фикер алышачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100