news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Метшин: «Бүген-иртәгә казанлыларга, социаль объектларга җылылык бирелергә тиеш»

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенә мэр әнә шундый күрсәтмә бирде

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһановның бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә ясаган хисабыннан мәгълүм булганча, Казан торак йортларының бу сезонда әлегә 82 проценты гына җылытыла башлаган. Балалар бакчалары, 6сыннан кала, җылытыла. Әлеге 6ның 4се көньяк сәнәгать җылылык челтәренә тоташкан, анда исә көйләү эшләре алып барыла, Аракчино бистәсендә авария эшләре төгәлләнмәгән, 8 мәктәп бинасы әлегә җылылыкка тиенмәгән.

Мәдәният учреждениеләренең 46 проценты җылытыла, сәламәтлек саклау учреждениеләре буенча мәсьәлә болайрак: хастаханәләр җылытыла, ә поликлиникалар, экономияләү максатында, әлегә авыруларны салкын биналарда кабул итә, нәтиҗәдә, җылылык белән тәэмин ителеш 53 процент кына. Башкарма комитет җитәкчесе бу җомгага кадәр җылылык тулысынча биреләчәк, дисә дә, мэр бүген-иртәгә, ягъни 2 көндә бу эшне башкарып бетерергә күрсәтмә бирде. «Кем инде кешеләр сәламәтлеге бәрабәренә экономияли?! Телисез икән, акчаны янга калдыруның башка юлларын табыгыз, ә җылылык тиз арада булырга тиеш. Бу, шулай ук, мәдәният учакларына да, гомумән, торак йортлар һәм социаль объектларга тулысынча кагыла», - дип басым ясап әйтте И.Метшин һәм эш барышын Р.Борһановка үз контроленда тотарга кушты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100