Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
И.Метшин: «Авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен 40 мәйданчык кына аз»
Татарстан башкаласында аларның санын бигрәк тә көзгә табарак арттыру кирәк булачак, дигән фикердә Казан шәһәре мэры
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Башкала базарларында булган барлыгы 10197 урынның 2053е буш тора. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә, бакчачыларга үзләренең товарларын сатуда шәһәр базарларындагы сәүдә урыннарына квоталар гамәлдә. Хәзерге вакытта Казан базарларында азык-төлек белән сәүдә итү өчен 2397 урын бирелгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен арендалау буенча ташламалы шартларда 728 урын каралган. Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм җылы яклардан карбыз, кавын ише татлы җиләкләр китерелеп сатыла башлагач, ел саен казанлылардан һәм ЮХИДИ, хокук саклау органнары вәкилләреннән шикаятьләрнең күпләп алынуын исәпкә алып, быел 19 февральда Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән «Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга чыгару турында»гы 821 нче карарына ярашлы рәвештә, республикадагы җирле җитештерүчеләр, фермерлар товарларын сату өчен, 40тан артык мәйданчык оештырылган. Бакча культураларын сату урыннарын аерым тәртипкә салу максатында, бу ай беткәнче район хакимиятләреннән әлеге объектларның урнаштырылышына өстәмәләр кертү буенча тәкъдимнәр туплана.
Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шул мәсьәлә буенча чыгыш ясаган шәһәрнең икътисади үсеш комитеты рәисе Айрат Шәрәповның әлеге мәгълүматлары буенча мэр Илсур Метшин 40 сәүдә мәйданчыгы гына авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларга аз, аеруча көзгә табарак алар санын арттыру кирәк, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз