news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

И.Метшин “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” медальләрен тапшырды

Юбилей медальләре барлыгы 38559 казанлыга тапшырылыр дип көтелә. Аларның 4153 – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, 138е – фашист концлагерьлары тоткыннары, 244е – Ленинградта чолганышта калучылар, 3402

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казан Ратушасында башкала мэры Илсур Метшин Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” юбилей медальләрен тапшырды. Ул Татарстан башкаласында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап уздырыла торган чараларның башлангычы булып тора.
Юбилей медальләре барлыгы 38559 казанлыга тапшырылыр дип көтелә. Аларның 4153 – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, 138е – фашист концлагерьлары тоткыннары, 244е – Ленинградта чолганышта калучылар, 34024е – тыл хезмәтчәннәре.
Бүген тантанада Илсур Метшин 23 кешегә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” юбилей медальләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләрнең иң өлкәне - Бөек Ватан сугышы ветераны Сабитов Рәшит Баһаветдин улы. Ул 1917 елда туган, 1941 елда фронтка киткән. Брянск, Үзәк, Көнбатыш фронтларында сугышкан. Ленинград, Сталинградны саклауда, Кенигсбергны алуда, Берлинны штурмлауда катнашкан. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Ленинградны саклаган өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “Берлинны алган өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Ратушадагы тантанага Казаннан ирле-хатынлы Галиевлар да килгән иде. Гаилә башлыгы Заһир Галиев хәрәкәттәге армиягә 1942 елда чакырылган. 1944 елда Ленинград хәрби училищега җибәрелгән. Ерак Көнчыгыш фронтында чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Җиңүне Ерак Көнчыгышта каршы алган. Сугыштан соң Хабаровск һәм Приморье крайларында чик буе отрядларында, Сахалинда хезмәт иткән. Хатыны Рәшидә белән бер сыйныфта укыган. Сугыштан соң – 1947 елда – алар кабат очрашкан һәм башка беркайчан да аерылмаган. Рәшидә ханым Көньяк-Көнбатыш, 3 нче Украина фронтларында хәрби фельдшер булган. Җиңүне Болгариядә каршы алган.
Бүген бүләкләнүчеләр арасында шулай ук Андрей Руденко (Орел, Курск янындагы сугышларда катнашкан), Камил Камалетдинов (1 нче Украина фронтында булган, Польшага кадәр барып җиткән), Назыймбәк Гыйматетдинов (Мәскәүне саклаган, Калуга, Тверь, Белоруссия, Польшаны азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнашкан), Фәрит Бакиев (Курс Дугасында барган сугышларда, Ясса-Кишенев, Уман-Христиан операцияләрендә көрәшкән, Румыния, Венгрия, Чехословакия, Австрияне азат итүдә катнашкан) һәм башкалар бар иде.
Аларны “Шәһәрдән юл” бию театрының балалар төркеме, Идел буе районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, “Иволга” җыр театры, Татарстан Республикасының дәүләт камера хоры, “Казан” бию ансамбле котлады.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100