news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Майданов: “Экологик нормативлар системасын үзгәртәчәк 3 законга үзгәрешләр кертелә"

Россия Федерациясе буенча аеруча сакланыла торган территорияләр, тыюлыкларны 11 млн. гектарга арттыру планлаштырылган

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясенең узган елда башкарган эшчәнлеккә йомгакларны игълан итү һәм быелга билгеләнгән бурычлары буенча уздырылган киңәйтелгән утырышында катнашкан РФ табигать ресурслары министры урынбасары Игорь Майданов чыгыш ясап, Россия министрлыгының киләчәккә планлаштырган эш юнәлешләре белән кыскача таныштырды. Аның сүзләренчә, 2004 елдан бирле атмосфера һавасы, сулыклар һәм су өслекләре торышы экологик яктан тотрыклы хәлдә, каты көнкүреш калдыклары буенча да шундый ук хәл күзәтелә, диде.

“Дөрес, Татарстанда бу мәсьәләдә уңай якка үзгәрешләр бар, алай гына да түгел, бик күп эш башкарылды. Шуның өчен республикага рәхмәт”, - дип белдерде ул. Министр урынбасары игълан иткәнчә, табигатьне саклау турындагы законда предприятиеләрне экологик халәтне яхшыртуда кызыксындыру чаралары һәм җаваплылыкны арттыру ягыннан үзгәрешләр кертү күздә тотыла һәм биредә экологик нормативлар системасын тамырдан үзгәртәчәк 3 закон турында сүз бара, РФ Табигать ресурслары министрлыгы исә законнар проектын апрельгә әзерләп бетерергә ниятли.

Моннан тыш, Россия Федерациясе буенча аеруча сакланыла торган территорияләр, тыюлыкларны 11 млн. гектарга арттыру планлаштырылган, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагыннан аучылык җирләре безнең министрлык карамагына күчерелә, диде И.Майданов. Гомумән алганда, Россия Федерациясенең башка актив субъектлары белән чагыштырганда, Татарстан алдынгылардан, сәнәгатьтә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик вазгыятьне яхшырту буенча яңа технологияләр кертелә тора, вакытында чаралар күрелә, дип, алга таба РФ Табигать ресурслары министрлыгы республикага ярдәм күрсәтергә әзер, дип вәгъдәләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot