news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иң матур мөселман киемнәрен Казан дизайнерлары тәкъдим итә

Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында уза торган «Islamic-clothes» мөселман киемнәре дизайнерларының халыкара бәйгесенең иң яхшы коллекци

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында уза торган «Islamic-clothes» мөселман киемнәре дизайнерларының халыкара бәйгесенең иң яхшы коллекцияләре күрсәтелде.  
Әлеге бәйгедә Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Россиянең Ырымбур, Екатеринбург, Владивосток, Өфе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Чабаксар өлкәләреннән һәм Алтай төбәгеннән булган дизайнерларыннан килгән 51 коллекция катнашкан иде. Халыкара конкурста  Татарстанның Сарман, Зәй, Кукмара районнары һәм Яр Чаллы мөселман киеме тегүчеләре дә үз киемнәрен тәкъдим итте.

Бүгенге бәйрәм программасында иң яхшы 10 коллекция күрсәтелде.  Аларны Мәскәү, Екатеринбург, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, республикабызның Кукмара районыннан дизайнерлар тәкъдим итте.   Коллекцияләр милли костюм, көндәлек һәм бәйрәм көннәрендә кия торган киемнәр номинацияләре буенча сайлап алынды. Күпчелек киемнәр - хатын-кызларныкы, балалар киемнәре дә бар.

Финалга чыккан кием тегүчеләрне бәйрәмдә ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова котлады. Аның сүзләренә караганда, мода – үзгәрә торган күренеш. Әмма мөселман модасының эчтәлеге үзгәрми. Ул һәрвакыт шәригать кануннарына нигезләнә һәм традицияләргә тугрылыклы кала.

Бүгенге кичәгә килгән кунаклар игътибарына кием коллекцияләре белән бергә, матур концерт программасы да тәкъдим ителде. Жюри гран-прины милли костюм һәм бәйрәм көннәрендә кия торган киемнәрне тегүчеләргә бирергә булды. Алар – Казаннан Наҗия Вәлиева һәм Эльмира Хаматова. Гран-при ияләрен кубок, акча, зәркән эшләнмәләре, бизәнү әйберләре белән бүләкләделәр. Бәйгедә катнашучыларның барысына да махсус дипломнар тапшырылды.

Әлеге конкурс “Татарстан мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырыла. Бу проектны тормышка ашыруда ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Казан мэриясе, Россия дизайнерлары берлеге, Мисырның “Көньяк дала” университеты, Кино сәнгате академиясе һәм «Rahalla» мәдәният һәм сәнгать фонды; Халыкара гарәп-славян элемтәләре һәм стратегик тикшеренүләр үзәге, ТДГПУ, Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, ЮНЕСКО дөнья мәдәнияты институты, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе булышлык күрсәтә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100