news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«I Love Kazan» проектына нәтиҗә ясала

#ilovekazan хэштегы белән Instagramда урнаштырылган фотосурәтләрдән күргәзмә ачыла

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Иртәгә көндезге 1 дә Казанда «I Love Kazan» проектына нәтиҗә ясала һәм instagramдагы фотолар күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә Заманча сәнгать галереясында (К. Маркс ур, 57 йорт) ачыла һәм анда республика башкаласы Казанга мәхәббәт аңлаткан фотосурәтләрне күрергә мөмкин булачак. Барысы 1009 эш катнаша, алар 5 номинация: “шәһәр”, “яшьләр”, “спорт”, “шәһәрнең йөзләре”, “төнге тормыш” буенча сайлап алынган. Бәйгедә #ilovekazan хэштегы белән 22 мең фотосурәт катнашкан.

Күргәзмә 12 көн дәвамында интерактив форматта эшләячәк. Мәйданда мастер-класслар, очрашулар һәм төрле фото зоналар оештырылачак. Экспозиция 12 нче сентябрьгә кадәр дәвам итә. Соңгы көнне исә һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнә һәм партнерлардан аларга бүләкләр тапшырыла. Моннан тыш, күргәзмәгә килгән һәр кеше үзенә ошаган фотосурәт өчен тавыш бирә һәм “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңүчене билгеләүдә катнаша ала.

Күргәзмә ачылышында «Прогульщики» рок-төркеме чыгышы һәм дизайнер Рената Дорофееваның Казанның матур урыннары сурәтләнгән эксклюзив коллекциясен тәкъдим итү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: «I Love Kazan» проекты 30 нчы майда башланып китте һәм тиз арада яшьләр арасында популярлык казанды. Instagramда теркәлү узган һәр кеше, бу проект кысаларында, үзенең фотоларын куя алды.

Проектта катнашучылар арасында гади кешеләр белән беррәттән, “Ак Барс” ХК һәм Россиянең хоккей буенча җыелма командасы уенчылары Александр Бурмистров һәм Евгений Медведев, Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры ярдәмчесе Владимир Леонов, опера җырчысы Аида Гарифуллина, модель Диана Фәрхуллина һ.б. да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100