news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Лотова: “Татарстанда мәгълүмат технологияләрен үстерү моделе–башка төбәкләргә дә үрнәк"

Бүген Казанда “Сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат һәм идарә итү технологияләре” исемле Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанда “Сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат һәм идарә итү технологияләре” исемле Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Корпоратив мәгълүмат челтәре” компаниясе
оештырган форум ачылышында Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин, вәкилнең ярдәмчесе Ирина Лотова, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ATRIA Group халыкара холдингы президенты Рөстәм Сөнгәтов, ТР сәламәтлек саклау министры киңәшчесе Ростислав Туишев катнаштылар.
Алексей Кубрин конференцияне ачканда төрле өлкәләрдә мәгълүмат технологияләрен үстерү әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып саналуын әйтте. Идел буе федераль округында Казан, Түбән Новгород, Самара кебек эре үзәкләр бар. Алар арасында халыкка хезмәт күрсәтү, профилактика өлкәсендә чаралар үткәрү, медицинага яңа технологияләрне кертү, медицина ярдәмен күрсәтү, диспансеризация һәм башка мәсьәләләрдә үзара тыгыз элемтәләр урнаштыру, тәҗрибә алмашу аеруча мөһим, диде ул. Аның сүзләренә караганда, бүген без мәгълүмат технологияләреннән башка сәламәтлек саклау өлкәсе үсешен күз алдына китерә алмыйбыз.
Ирина Лотова билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында сәламәтлек саклау өлкәсе системасы нәтиҗәлелеген күтәрүгә телемедицина технологияләрен үстерү, төбәкләрдә махсус югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү үзәкләрен булдыру, бердәм мәгълүмат чыганакларыннан нәтиҗәле куллану аша гына ирешеп була. “Бүгенге конференциянең максаты – Идел буе федераль округының сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм мәгълүмат киңлеген булдыру мәсьәләсе тирәсендә нәтиҗәле диалог кору. Безнең бүгенге бурычыбыз – Россиядә мәгълүмат үзәкләре эшчәнлеген тәэмин итү”, - дип белдерде Ирина Лотова. Аның сүзләренә караганда, Татарстан медицинада мәгълүмат технологияләрен үстерү эшен беренче булып башлап җибәрде. Бүген ул бу өлкәдә зур тәҗрибәгә ия. Башка төбәкләргә дә бу эш үрнәк була ала, диде ул.
Министр Айрат Фәррахов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан медицина кластерларын булдыру юлыннан китте. Республикада югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру зур үсеш алды. Быел шундый ярдәм 18 меңнән артык кешегә күрсәтелде. Якын киләчәктә андый ярдәмне 36 мең кеше алачак дип өметләнелә. Министр фикеренчә, сәламәтлек саклау өлкәсендә нәтиҗәле идарә итү мәсьәләләрен ТР Диспетчерлык үзәге проектын тормышка ашыру хәл итәчәк. Татарстанда мәгълүмат технологияләрен гамәлгә ашыруда координацияләү функциясен Мәгълүмат технологияләре үзәге үти. Анда күптән түгел медицина сурәтләре архивын булдыру проекты гамәлгә ашырыла башлый. “Безнең киләчәккә бурычларыбыз – 2013 елга югары технологик медицина ярдәме күләмен 2 тапкырга арттыру, идарә эшендә икътисадый ысулларны куллану, “Татарстан йөрәге” проектын тормышка ашыру, мәгълүмат технологияләрен үстерү”, - дип белдерде министр.
Бүген конференциядә Россиянең 27 төбәгеннән 150гә якын вәкил катнашты. Алар сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат технологияләрен нәтиҗәле куллану, сәламәтлек саклау өлкәсенең төбәк системаларын үстерүнең алдынгы юнәлешләрен билгеләү, бердәм мәгълүмат киңлеген булдыру Концепциясе тирәсендә фикер алыштылар, сәламәтлек саклау өлкәсе белән идарә итү һәм автоматлаштыру өлкәсендә инновацион проектларны карау, мәгълүматны саклау юнәлешендә заманча чишелешләрне тәкъдим итү; сәламәтлек саклау өлкәсе белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә хезмәттәшлек итү юлларын билгеләү кебек актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100