news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
И.Лотова: “Медицина хезмәтеннән файдаланучылар таләбенә җавап бирүче иң яхшы учреждение”
Төбәкара клиник диагностика үзәгендә РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиленең ярдәмчесе Ирина Лотова булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Төбәкара клиник диагностика үзәгендә РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиленең ярдәмчесе Ирина Лотова булды. Кунакны ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатып йөрде.
Төбәкара клиник диагностика үзәгенең баш табибы Рөстәм Хәйруллин һәм аның урынбасарлары Ирина Лотованы үзәк мисалында мәгълүмати система эше белән таныштырдылар һәм үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Кунак журналистлар белән үзәктә күргәннәреннән алган хис-кичерешләрен уртаклашты. “Төбәкара клиник диагностика үзәге – медицина хезмәтеннән файдаланучылар таләбенә җавап бирүче иң яхшы медицина үзәге, дип белдерде Ирина Лотова. – Россиядә мондый үзәкләр күп түгел. Төбәкара клиник диагностика үзәге фәнни эзләнүләр һәм алдынгы технологияләрне, кадрларның профессиональлек дәрәҗәсен һәм медицина хезмәте сыйфатын берләштерә. Бу уникаль учреждение”.
Аның сүзләренчә, бу үзәктә аны төбәктәге уңай тәҗрибә белән танышу теләге генә алып килмәгән, ә учреждение дими рәвештә тәҗрибә уртаклашу өчен семинарлар һәм тренинглар челтәре өчен сынау мәйданы буларак каралган.
Ирина Лотова Төбәкара клиник диагностика үзәгендә 19 ноябрьдә Казанда сәламәтлек өлкәсендә мәгълүматлаштыру буенча узачак VIII фәнни-гамәли конференция алдыннан булды.
“Без республикада башкарыла торган зур эшләргә игътибар юнәлтү өчен федераль министрларны да җәлеп итәргә телибез. Шулай ук без “Сәламәтлек” илкүләм проектына төзәтмәләр кертергә һәм “Сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүматлаштыру” проектына төбәк сынау проекты статусы бирергә, федераль бюджеттан акча алырга телибез. Бу – бер көнлек эш кенә түгел, әмма безнең бу юнәлеш үсеш алганда таянырлык базабыз бар”, - диде ул.
Ирина Лотова Татарстан җитәкчелегенә республикада сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2