Иң өлкән татарстанлы Әлмәттә яши
Районда яше 100 дән арткан 12 кешенең 10 сы – хатын-кызлар булса, нибары 2се генә - ирләр
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин 109 яше белән котларга Кадернисә әби Шәфигуллина янына килде. Салкын Алан авылында гомер итүче әби Татарстанда иң өлкән кеше санала.
1906 елның 1 июлендә туган кыз бала яшьли ятим кала. Сармандагы балалар йортында тәрбияләнә. Аның ике баласы бар. 4 онык һәм 6 оныкчык үсүен күрә алган, дип яза Әлмәт җирле газетасы.
Әлмәт районында яше 100 дән арткан 12 кеше яши. Аларның 10 сы хатын-кызлар булса, ни бары 2се генә - ирләр.