news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иң өлкән “автобабай” дүрт ел элек машина йөртү таныклыгы алган

Ике бирем нәтиҗәләре буенча беренче урынны Эчке эшләр министрлыгы ветераны Алексей Еремеев яулады.

(Чистай, 9 октябрь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре"). Өлкәннәр көненә багышланган республикакүләм машина йөртү осталыгы конкурсының муниципаль этабында алты кеше катнашты, дип яа җирле басма.

Аны ЮХИДИ бүлеге җитәкчелеге “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлеге һәм ТР ДОСААФ техник мәктәбе белән берлектә үткәрде.

Конкурсның теоретик этабы компьютерны “өйрәнүдән” башланды. Теркәү-имтихан бүлеге начальнигы Илнар Вәлиев барлык катнашучыларга да юл йөрү кагыйдәләре турында белемне контрольлек итү компьютерда ничек үтүе хакында сөйләде.

– Элек имтиханны кәгазьдә тапшыра иделәр, ә хәзер катлаулырак – кагыйдәләрне дә белергә, компьютер белән дә эшли белергә кирәк, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Гарифулла Касыймов. Сүз уңаеннан, ул безнең районда КамАЗ автомашинасы йөртүчеләрнең иң беренчеләреннән берсе.

Ә менә Гомәр Фатыйхов 72 яшендә беренче тапкыр таныклык алган. Хәтта конкурста катнашырга да кыюлык тапкан ул. Менә шундый кыю бабай “В” категориясе буенча дүрт ел элек белем алган.

Конкурсның “Классик тизлек маневрлашу” икенче этабында катнашучылар төрле сынау күнекмәләре комплексын башкарып, йөртү осталыгын күрсәттеләр. Бу этапны барысы да лаеклы үтте.

Ике бирем нәтиҗәләре буенча беренче урынны Эчке эшләр министрлыгы ветераны Алексей Еремеев яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot