news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
И.Левитин: “Транспорт инфраструктурасы яңа технологияләр белән аерылып торырга тиеш”
Россия транспорт министры һәм Татарстан Президентына 2013 елгы Универсиадага Казанның транспорт инфраструктурасын үстерү проектын тәкъдим иттеләр
Скопировать ссылку
(Казан, 16 июнь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казан ратушасында Татарстан башкаласының транспорт инфраструктурасын 2013 елгы Универсиадага әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Россия транспорт министры Игорь Левитин катнашты.
Киңәшмәне ачып, Минтимер Шәймиев Казандагы Универсиадага әзерләнгәндә республика башкаласының транспорт инфраструктурасын үстерү буенча күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, дип белдерде. Биредә РФ Транспорт министрлыгы белән хезмәттәшлекнең уңышлы тәҗрибәсе кулланылачак.
“Казанда Универсиада Сочидагы Олимпиададан бер ел алдарак узачак, һәм без үз алдыбызга Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын мөмкин кадәр яхшы дәрәҗәдә үткәрүдә үрнәк күрсәтү бурычын куйдык. Безнең бурыч – Универсиаданы искиткеч яхшы итеп үткәрү”, – дип ассызыклады ТР Президенты.
“Кризис чорында транспорт инфраструктурасының яңа сыйфатына һәм юл төзелешендә яңа технологияләргә күчәргә кирәк”, – диде киңәшмәдә Игорь Левитин.
“Универсиаданың транспорт инфраструктурасы яңа технологияләр белән аерылып торырга тиеш”, – дип ассызыклады РФ транспорт министры. Аның сүзләренә караганда, 2013 елгы Универсиадага әзерләнгәндә әлеге өлкәгә караган барлык мәсьәләләр Универсиаданың оештыру комитеты утырышында да каралачак, анда теге яки бу проектлар буенча хәлиткеч карарлар кабул итү күздә тотыла.
Киңәшмәдә төп доклад белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Универсиадада 170 тән артык илдән 12 мең спортчы катнашыр дип көтелә. Уеннарны 1500 журналист яктыртачак. Универсиаданы Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 100 меңгә якын турист һәм җанатар карарга киләчәк.
Илсур Метшин ассызыклап үткәнчә, “Казан” Халыкара аэропортын реконструкцияләүгә инвестицияләрнең күләме 10 миллиард сум тәшкил итә. 2013 елга аэропортның куәтен 5 тапкыр (елына 5 миллион пассажирга кадәр) арттыру күздә тотыла. Үз чиратында, елга вокзалын төзекләндерү йөзмә кунакханәләр кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, аларда кунаклар һәм ярышларда катнашучылар урнашыр дип көтелә. Тимер юл вокзалы аерым тармак белән “Казан” Халыкара аэропортына тоташтырылачак.
Мэрның сүзләренә караганда, шәһәрнең транспорт инфраструктурасын яхшырту эшләренең тиешле күләме 270 чакрым озынлыгындагы юл, 37 развязка, 2 юл үткәргеч һәм 5 күпер төзүне таләп итә.
2013 елга пассажир транспортын яңарту өчен 800 автобус, 250 троллейбус, 150 трамвай сатып алырга, 144 чакрым озынлыгындагы яңа троллейбус линиясе төзергә һәм 80 чакрым озынлыгындагы трамвай юлларын төзекләндерергә кирәк.
И.Метшин сүзләренчә, Казан метросының беренче линиясен төгәлләү өчен тагын 5 станция: берсен – Универсиада авылы, дүртесен – Казансу елгасының сул як ярында Авиатөзелеш районы юнәлешендә төзү таләп ителә.
“Территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы фәнни–тикшеренү һәм проект институты” ЯАҖ генераль директоры урынбасары Наталья Минина киңәшмәдә ясаган докладында билгеләп үткәнчә, 2013 елда Казанда шәхси автотранспортның саны 500 меңгә җитәчәк. Бу яңа развязкалар, юл үткәргечләр, күперләр төзергә кирәк дигән сүз.
Аның сүзләренә караганда, Казанның юл комплексын үстерү программасында 180 чараны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Аларны гамәлгә ашыру өчен 2013 елга кадәр – 99 миллиард, 2020 елга кадәр 152 миллиард сум акча кирәк. Нәтиҗәдә, Казанның урам–юл челтәренең үткәрү сәләте 7 тапкырга артачак.
Горький тимер юлы – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы башлыгы Сергей Козырев үз докладында Универсиадага гамәлгә ашыру күздә тотылган ике төп проектны билгеләде: шәһәр үзәге һәм аэропорт арасында интермодаль пассажир ташуны үстерү һәм Свияжски төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү.
Аның сүзләренә караганда, тимер юл төзү нәтиҗәсендә шәһәр үзәгеннән аэропортка 20–25 минут эчендә барып җитеп булачак. Моның өчен 26 чакрым озынлыгындагы юл (аның 20 чакрымы төзелгән инде) кирәк. Проектны гамәлгә ашыру өчен 2,5 миллиард сумга якын инвестиция таләп ителә, ул 5–6 ел эчендә үзен аклаячак.
Киңәшмә кысаларында Свияжски төбәкара мультимодаль логистика үзәге объектларын проектлауның тәртибе турындагы меморандумга кул куелды. Документны ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия транспорт министры Игорь Левитин имзалады.
Киңәшмә төгәлләнгәч, Татарстан Президенты һәм РФ транспорт министры журналистларның сорауларына җавап бирде.
“Бүген Свияжски төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү турында бик мөһим меморандум имзаланды, ул бөтен Россиянең мәнфәгатьләренә хезмәт итәчәк”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Игорь Левитин ассызыклап үткәнчә, логистиканы үстерүгә зур күләмдә инвестиция кертеләчәк. Әмма Универсиадага әзерләнүче инфраструктурага уеннарны үткәргәннән соң да ихтыяҗ булачак. Универсиадага әзерләнгәндә экология турында да онытып җибәрергә ярамый – автомобильләр һәм йөк машиналары “Евро–4” һәм “Евро–5” двигательләренә күчерелергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot