Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Герасимовага 97 яшь тулды
Татарстанның Аксубай районында яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Герасимова бүген 97 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Шәхси архивтан
«Мария Еремовна 1929 елның 6 мартында ТАССРның Аксубай районы Урмандәй авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында бала-чаганы урман кисәргә җибәрәләр иде. Аңа күп кыенлыклар, ачлык газапларын кичерергә туры килә», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә озак гомерле хатынның авыр язмышы турында.
22 яшендә ул Василий Герасимовка кияүгә чыга, ире аңа ышанычлы терәк була. Василий Федорович гомер буе колхозда балта остасы һәм терлекче булып эшли. Берникадәр вакыт Кама автомобиль заводы төзелешендә хезмәт куя. 2015 елның 4 маенда вафат була.
«Мария Еремовна колхозда төрле эшләрдә – кырда, ындыр табагында эшли, урман да кисә. Аның гомуми эш стажы 48 ел тәшкил итә», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Ир белән хатын дүрт ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерә. Хәзер Мария Еремовна 14 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул кызы Зинаида белән яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз