Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җиңүләрнең санын исәпләмим – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" командасы баш тренеры Казан командасы белән 450 нче җиңүен яулады.
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). “Торпедо” хоккейчыларына каршы уңышлы уеннан соң (5:0) “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов үз фикерләре белән уртаклашты.
“Тулаем алганда, көчле уен булды. Без күплектә һәм аз составта калган вакытта яхшы уйнадык. Һәр команда көндәшенең күплектә һәм аз составта ничек уйнавын анализлый торгандыр. Без дә матчка гадәти режимда әзерләндек”, – диде Билалетдинов.
Әлеге җиңү Зиннәтулла Билалетдиновның “Ак Барс”та баш тренер буларак 450 нче уңышы иде. Тренер моны тыныч кабул итә.
“Бүгенгедәй җиңү белән һәр тренер канәгать калыр иде. Ә җиңүләр санына килгәндә, дөресен әйтим, аларны санамыйм”, – диде остаз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз