news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иң кыйммәтле сөт продуктлары -Теләчедә

Ә сөткә иң кыйммәтле бәя Тукай районында куелган

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Ел башыннан республикада сөт һәм каймак бәяләре арзанайган, ә эремчек һәм май, киресенчә, кыйммәтләнгән. Социаль әһәмияттәге туклану продуклары бәяләренә даими мониторинг уздыручы ТР Этил спирты, алкоголь продукциясен җитештерү, әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе (Дәүләт алкоголь инспекциясе )белгечләре әнә шундый тенденцияне искәртә. Аерым алганда, ваклап сатылучы атланмай -20 сум 98 тиенгә, майсызландырылган эремчек- 1 сум 13 тиенгә арткан.

Татарстан буенча иң кыйммәтле сөт продуктлары Теләче районында теркәлгән. Биредә майсызландырылган эремчекнең килосы 125 сум тора. Татарстан буенча әлеге продуктка уртача бәя 91 сум 41 тиен күләмендә куелган. Ә килограммы 76 сум торган иң очсызлы эремчекне Актаныш районында сатып алырга була. Каймак та Теләчедә, башка районнарга караганда кыйммәтрәк. Майлылыгы 15 процент булган каймакның килосы биредә 74 сум 50 тиен тора. Ә иң арзанлы каймак Чистай һәм Әлки районнарында сатыла (килограммы 48 сум).

Республикада 2,5 процент майлылыктагы сөтнең бәясе ел башыннан 81 тиенгә төшкән. Бүген сөткә иң кыйммәтле бәя Тукай районында куелган. Аның биредә литры сатып алучыга 22 сум 50 тиенгә төшә. Минималь бәяләр исә –Азнакайда (15 сум 80 тиен). Республика буенча әлеге төр продукциянең уртача бәясе 18 сум 66 тиен.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100