news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Косов: “Алабуга” зонасы МИЗны ничек тиз һәм уңышлы үстерү өлгесе булып хезмәт итә”

Бүгенге көндә Россиядә 4 типтагы 16 махсус икътисади зона исәпләнә


(Алабуга, 4 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүгенге көндә Россиядә 4 типтагы 16 махсус икътисади зона исәпләнә. Шуларның икесе сәнәгать җитештерү тибында. Алар Липецк өлкәсе һәм Татарстанда урнашкан.

“Алабуга” зонасы махсус икътисади зоналарны ничек тиз һәм уңышлы үстерү өлгесе булып хезмәт итә”, - “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Игорь Косов әнә шулай дип белдерде. Ул бирегә дөньякүләм танылган “Кастамону Энтегре” һәм “Тракья” инвесторлары килүен ил күләмендә зур вакыйга буларак бәяләде. Аның сүзләренә караганда, “Алабуга” зонасының бу үрнәге Россиядә башка икътисади зоналарга да этәргеч бирергә тиеш. “Алабуга” мисалында махсус икътисади зонаның уңышлы үсеше өчен төбәк җитәкчеләренең роле төп фактор булуын тагын бер кат расланды”, - диде ул

news_right_1
news_right_2
news_bot