Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җиңү көнендә "ТНВ" каналы Казандагы бәйрәм чараларын туры эфирда тапшыра
Төп чаралар, традиция буенча, Ирек мәйданында узачак
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 майда, "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын туры эфирда күрсәтәчәк. Төп чаралар, традиция буенча, Ирек мәйданында узачак.
"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, "ТНВ"да туры трансляция 9.30 да башланып, якынча 11.00гә кадәр дәвам итәчәк. Туры трансляция татар һәм рус телләрендә алып барылачак.
Ирек мәйданында күчмә телевизион станция урнаштырыла, бәйрәм чараларын барлыгы 9 камера төшерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз