news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Җиңү көнендә Казанда төп бәйрәм чаралары 3 урында уздырыла

Бәйрәм 2,5 мең залптан торган салют белән тәмамлана

 (Казан, 8 май, “Татар-информ”). Иртәгә Казан Җиңү көнен зурлап бәйрәм итә.

Иртәнге 8.00 дә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр китерәчәк.

8.30 да исә Казанның Җиңү паркын, төзекләндерүдән соң, тантананалы төстә ачу планлаштырыла. Шулай ук ТР җитәкчелегенең Мәңгелек утка һәм Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәкләр салуы планлаштырылган. Сәгать 9.00 дә исә паркта “Үлемсез полк” акциясе уздырылачак.

Сәгать 9.45 тә Казанның Ирек мәйданында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы хәрби парад була. Чара кысаларында республиканың ансамбльләре, иҗат коллективлары һ.б. артистлар катнашында концерт программасы тәкъдим ителә.

Сәгать 20.30 да “Казан Арена” стадионы каршында “Җырлаучы Казан” концерты башлана. Проект кысаларында, башкаручылар белән бергә, тамашачылар “Священная война”, “Десятый наш десантный батальон”, “Бухенвальдский набат” җырларын, ”Темная ночь”, “В землянке” (“Бьется в тесной печурке огонь”), “Синий платочек” композицияләреннән попурри һ.б. башкара алачак.

Сәгать 22.00 дә казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары “Как прекрасен этот мир” җыры астында 2,5 мең залптан торган бәйрәм салютын күрә алачак, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100