news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңү көнендә Казанда машина кую урыннары түләүсез булачак

9, 13, 20, 27 майда паркинглар түләүсез эшли.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). 9 май, Җиңү көнендә, Казандагы муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Казан башкарма комитеты карары нигезендә май бәйрәмнәрендә паркингларның эш режимы билгеләнде. Машинаны парковкада калдырган өчен Җиңү көнендә һәм якшәмбе - 13 майда түлисе булмый. Моннан тыш, түләүсез паркинглар 20 һәм 27 май көннәрендә дә эшләячәк.

  • Эш көннәрендә паркинглар 30 — 70 сум тора. Машина урынына түләүне урамнардагы паркоматларда, “Казан паркинглары” порталында, мобиль кушымта яисә sms аша түләп була. Түләмәгән осракта 2,5 мең сум штраф каралган.

Паркинглар урнашкан урыннар “Казан паркинглары” порталында күрсәтелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot