news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү көнендә изоляция булса да, сугыш ветераны кәефне төшермәскә киңәш итә

Казанда яшәүче 95 яшьлек фронтовик Павел Клетнев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәрби истәлекләре белән уртаклашты һәм җырлады.

Җиңү көнендә изоляция булса да, сугыш ветераны кәефне төшермәскә киңәш итә

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Җиңү көненә багышланган массакүләм чараларны онлайн-форматка күчерү сәбәпле, Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Клетнев Татарстан халкына кәефләрен төшермәскә киңәш итте. Бу хакта ул Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында әйтте.

«Кәеф геройларча, әмма бу чир бөтен халыкка бәйрәмне бозды. Ләкин күңелне төшерергә кирәкми, бу узачак. Мондый кәеф безнең халкыбызда гына түгел, бөтен дөньяда да шулай», — диде ул.

95 яшьлек ветеран сүзләренчә, пандемиягә кадәр ул мәктәп укучылары белән очрашкан, яшь буынны тәрбияләгән.

Фронтовик сугыш еллары хатирәләре, полкташының батырлыгына шаһит булуы һәм әле дә парашют белән сикерүе турында сөйләде. Ветеран Павел Клетнев интервьюсы иртәгә «События» сайтында чыга.

Интервью вакытында ул хәрби хезмәт турындагы «Сторонка родная» җырын җырлады. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин булачак.

Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100