news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү көнендә Алексей Песошин Казанның Арча зиратында чәчәкләр салды

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Татарстан Премьер-министры Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләрне искә алды.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген, Җиңү көнендә, Казанның Арча зиратында “Җиңүче солдат” һәм “Кайгы кичерүче солдат”монументлары янында тантаналы рәвештә чәчәкләр салу чарасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Чәчәклар салуда Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган сугышчыларның туганнары һәм якыннары, рәсми затлар булды. Ветераннарны суворовчы курсантлар каршылап, озатып йөрде.

Беренче булып чәчәкләрне “Җиңүче солдат” монументына салдылар. Бер минутлык тынлыктан соң өч тапкыр залп бирелде, шул ук вакытта күккә ак күгәрченнәр очырылды. Тантаналы марш белән Бөек Ватан сугышы чоры формасыннан сугышчылар взводы узды. Аннан икенче һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Алексей Песошин шулай ук Советлар Союзы Герое - летчик-истребитель Михаил Девятаев батырлыгана баш иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100