news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү көненә Татарстанның күп функцияле үзәгендә Татарстан ветераннары исемлеген төзиләр

9 Май бәйрәменә кадәр республика халкы, “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен, бушлай зур фотографияләр чыгара алачак.

Җиңү көненә Татарстанның күп функцияле үзәгендә Татарстан ветераннары исемлеген төзиләр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасының күп функцияле үзәк хезмәткәрләре Җиңү Көненә Татарстан ветераннары исемлеген төзи. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“Тагын бер яңалык булып Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлеген – “Үлемсез полк”ны булдыру тора. Республика халкы “Минем документлар” үзәкләренә фотографияләр һәм туганнары, ягъни сугыш ветераннары турында мәгълүматлар алып килә ала. Мәгълүматлар исемлеккә кертелә, ә инде 9 Май көнне “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен, бушлай зур фотографияләр чыгару мөмкинлеге тудырылачак”, - диде Ленара Мозаффарова.

  • Бүгенге көндә Татарстанда 57 “Минем документлар” офисы һәм 281 авыл җирлекләрендәге читтә урнашкан кабул итү пунктлары эшли. Һәр күп функцияле үзәктә 150дән артык хезмәт, шул исәптән федераль, региональ, муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100