news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җиңү көненә Казанда Универсиада объектларының 7сен тапшыру ниятләнә
Һәрхәлдә, шәһәр башлыгы Илсур Метшин шулай дип игълан ясады
Скопировать ссылку
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Бөек Җиңү көненә Казанда Универсиада объектларының тагын 7сен кулланылышка тапшыру ниятләнә, дип игълан итте бүген шәһәр җитәкчелеге киңәшмәсендә шәһәр мэры Илсур Метшин.
Аерым алганда, Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең Зеленая урамында спорт комплексы, Казан дәүләт технологик университетының Җәүдәт Фәйзи урамында спорт күнекмәләре ясау комплексы, Бондаренко һәм Олег Кошевой урамнарында күп функцияле спорт комплекслары, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетының Мәскәү урамында “Мәскәү” спорт комплексы, Кол Гали урамында йөзү бассейны һәм Казан дәүләт университетының Кулагин урамында спорт комплексы шушы вакытка кадәр өлгереп бетәргә тора.
Шул хакта хәбәр иткән Казан шәһәре Думасының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге искәрткәнчә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың “Казан-2013” башкарма дирекциясе март аенда югарыда әйтелгән спорт объектларына исем-атамалар табу буенча конкурс та игълан иткән иде, димәк, аның нәтиҗәсе тиздән мәгълүм булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2