news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җиңү көне» җыры тарихта беренче тапкыр башкорт телендә яңгырады

Артистлар легендар җырны үзизоляция режимы гамәлгә кертелгәнче яздырырга өлгергән.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Идел буе федераль округында уза торган җыр марафонына Башкортстан кушылды. Артистлар Давид Тухманов һәм Владимир Харитонов иҗат иткән «Җиңү көне» җырының башкорт телендәге вариантын үзизоляция режимы гамәлгә кертелгәнче башкарырга өлгерде.

Март ахырында әлеге җырны башкару өчен Уфаның Җиңү паркында халык хорында катнашучылар һәм республикада танылган башка кешеләр (Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстан Мили симфоник оркестры директоры Артур Назиуллин, Башкортстанның халык артисты, М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рушана Бабич, БСТ телеканалы алып баручысы Фаягөл Дәүләтьярова һәм популяр музыкант Заһир Зәйнетдин) җыелды.

Шулай ук Башкортстан иярченле телевидениесендә видеоклип яздырылды. Җырны «Безнең Җиңү көне» проекты өчен махсус башкорт теленә тәрҗемә иткәннәр. Тәрҗемә авторы – язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Ситдыйкова сүзләренчә, әлеге композицияне ул беренче тапкыр моннан 45 ел элек ишеткәч үк яратып өлгергән.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган марафон РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылган. Акция 25 апрельдә башланды. «Җиңү көне» җырын Мордовия, Марий Эл һәм Удмуртия артистлары башкарды инде.

Видеороликларны округның барлык телерадиокомпанияләре эфирында, шулай ук сайтларда һәм «ВКонтакте», Facebook, «Одноклассники» социаль челтәрләрендә #песнипобедыПФО һәм #нашденьпобеды хэштеглары буенча тыңларга һәм карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100