Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Җиңү көне уңаеннан оештырыласы банкетны гамәлдән чыгару яки күчерү турында әйттеләр
9 майга банкетны үткәрүгә тендер РФ Президентының бәйрәм чараларын күчерү йөкләмәсенә кадәр ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гаризасы буенча уйнатылган.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гаризасы нигезендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына башлангыч бәясе 1,99 млн сум булган контрактны оештыруга тендер игълан ителгән булган. Бүген министрлыкта якын арада бәйрәм тантанасы булмаячагын хәбәр иттеләр.
«Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашучыларга туклануны оештыру һәм хезмәт күрсәтү» чарасын сатып алу министрлык тарафыннан 6 апрельдә игълан ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Җиңү көне уңаеннан чаралар сатып алу игълан ителгән вакытка юкка чыгарылмаган яисә күчерелмәгән. Сатып алуларның җиңүчесе 17 апрельдә билгеләнгән. 16 апрель көнне РФ Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе аркасында Җиңү көнен бәйрәм итүгә барлык әзерлек чараларын күчерүгә бәйле рәвештә, төзелгән дәүләт контракты өзеләчәк яки аның үтәлеше республикада тантаналы чаралар үткәрү датасы нигезендә күчереләчәк», — дип хәбәр иттеләр ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Торглар турында хәбәр дәүләт сатып алулары сайтында 6 апрельдә басылып чыкты. Заказ бирүче ике тапкыр туклану белән банкет үткәрергә ниятләгән. Иртәнге ашка салат, ботка, омлет, сосиска, өчпочмак һәм тирамису белән чәй биреләсе булган. Төшке ашта сөмбаш белән кабымлыклар, тавык ите, солянка, яшелчә белән балык, икенче ашамлык, жюльен һәм гөбәдия белән чәй әзерләнәсе булган.
Бәйрәм музыкаль номерлар белән үрелеп барырга тиеш иде. Залда кунаклар өчен 600 урындык куела. Автостоянка йөз машина урынына исәпләнгән. 1,4 млн сум тәкъдим итеп, торгта 17 апрельдә аукцион нәтиҗәләре буенча «Альт-Инвест» ҖЧҖ откан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз