news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү көне – фотоларда

"Татар-информ" фотограф Рамил Галинең төрле елларда төшерелгән фотоларына күзәтү тәкъдим итә.

(Казан, 9 май, "Татар-информ"). "Татар-информ" агентлыгы фотограф Рамил Галиның төрле елларда Җиңү көнендә төшерелгән фотоларын һәм авторның комментарийларын тәкъдим итә.

1989 ел. Горький паркындагы митингтагы бер минут тынлык. "Малай, сугышның фаҗигасен күрсәткән тынлыкка түзә алмыйча, колакларын каплады".

1992 ел. "Большевизмга тугрылык". Ветеранны котларга комсомоллар килгән.

1988 ел. Җиңү көне алдыннан. "Ветеран безгә җырлап та, уйнап та күрсәтте".

1989 ел. Горький паркындагы митинг. "Бу малай түгәрәк йөзе ветераннарның медальләренең берсе кебек тоелды – малай да аларның казанышы, аларның дәвамчысы".

1980 еллар азагы, үзгәртеп кору заманнары. "Илдә җитмәүчелек заманы, юклык. Ветераннарның берсенә шиңгән чәчәк, икенчесенә зур клиндер тишеге бүләк ителгән кебек тоелды..."

1987 ел. "Татар солдаты". Фронтовик язучы Мәхмүт Хөсәен. "Фронтта безгә "Один татарин, в две шеренги становись", – дип әйтәләр иде, чөнки татар кешесе ике кешелек сугыша, – дип сөйли иде Мәхмүт Хөсәен". 

1990 ел. "Ветеран яшьләре". Горький паркындагы парад вакытында.

1989 ел. "Соңгы ветеран". "Бу фото миңа бик символик тоелды. Ветераннар елдан ел азая бара. Кайчандыр бу байрак пәрдә кебек бөтен экранны каплар да, ветераннар тарихта гына калыр дигән уй килде. Исән чакта ветераннарның кадерләрен белик!". 

2016 ел. Салют.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100