news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иң көчле командалар Питрәч бозында ярышачак

“Питрәч-Арена“да кабат республиканың һәм Түбән Новгородның иң көчле балалар хоккей командалары чыгачак.

(Питрәч, 26 октябрь, «Татар-информ», «Алга», Илшат Гайсаров). 29 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр “Питрәч-Арена“да кабат республиканың һәм Түбән Новгородның иң көчле балалар хоккей командалары чыгачак, бездә зона ярышлар Идел буе федераль округы беренчелегенә узачак, дип яза район газетасы.

Бозга алдагы командалар чыгачак: «Ак барс» (Казан), «Нефтехимик» (Түбән Кама), «Нефтяник» (Әлмәт), «Чаллы» (Яр Чаллы), «Торпедо» (Түбән Новгород) һәм «Пестрецы».
Турнир «Ак барс» - «Нефтехимик» арасындагы матч белән ачылачак, уен 9.00дә башланачак, 11.10 сәгатьтә бозга питрәчлеләр һәм түбәнновгородлылар чыгачак, 13.00дә тантаналы ачылу булачак.

Икенче көнне безнең егетләр сәгать 13.15тә “Чаллы“, ә 31 октябрьдә “Нефтяник“ командасы белән, 1 ноябрьдә шул ук вакытта “Ак барс“ һәм 2се көнне 11.10 сәгатьтә “Нефтехимик“ командалары белән уйнаячак. Шул ук көнне 15.10да турнир ябылу тантанасы булачак.

Спортны яратучыларны хоккейчыларыбыз өчен җанатарга чакырабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100