news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
И.Ибраһимов:“Г.Ахуновның исемен мәңгеләштерү – дәүләт сәясәтенең ачык чагылышы”
Илле еллык иҗат гомерендә һәм ун ел дәвамында язучылар берлеге белән җитәкчелек иткән чорда Гариф Ахунов татар әдәбиятында эпик жанрны үстерде, дип белдерә ТР Язучылар берлеге рәисе И.Ибраһимов
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында Татарстанның халык язучысы, ТР Фәннәр академиясенең хөрмәтле академигы, Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый исмендәге дәүләт премияләре лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф (Гарифҗан) Ахунҗан улы Ахунов исемендәге урам ачылды. Әлеге тантанада Татарстан язучылары берлеге рәисе Илфак Ибраһимов чыгыш ясап, татар халкының асыл улы Гариф Ахуновның милли әдәбиятыбызда үзе бер зур юл салуын билгеләп үтте.
“Илле еллык иҗат гомерендә һәм ун ел дәвамында язучылар берлеге белән җитәкчелек иткән чорда ул татар әдәбиятында эпик жанрны үстерде. Аның дистәләрчә повестьләре һәм романнары шул чорны ташка бастырып калдырды. Гариф абый эшләгән вакытта татар әдәбиятының мохите бөтен СССР һәм башка дәүләтләрнең әдәбияты мәйданына чыга алды. Шуның белән ул үзенә зур бер һәйкәл дә салып калдырган иде”, - дип белдерде рәис.
И.Ибраһимов белдергәнчә, Гариф Ахунов кешеләргә игътибарлы булган. “Бар бит шундый кешеләр: аларның йөзләре, әйткән сүзләре истә кала. Ә Гариф абыйның елмаюы истә каладыр. Гөлшаһидә апа белән төшкән рәсемендә дә без аны күрә алабыз”, - дип искәртте И.Ибраһимов.
“Гариф Ахунов үзенең әсәрләре белән һәрвакыт горурланып яшәде. Аларның халыкка барып җиткәнен һәрвакытта да белде. Ул бигрәк тә үзенең “Идел кызы” әсәрен нык яратты. Ул әсәр татар әдәбиятының “алтын фонды”на кереп калачак та”, - диде рәис.
Илфак Ибраһимов бүген барлык язучылар исеменнән әдипләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүгә йөзләре белән борылган шәһәр хакимиятенә, республика Хөкүмәтенә зур рәхмәтләрен җиткерде. “Соңгы елларда гына Гомәр Галинең исеме кайтарылды һәм ул яшәгән йортка Мәдәният министрлыгы тарафыннан истәлек тактасы куелды. Галимҗан Ибраһимовның Ялтада яшәгән йортына мемориаль такта куелды. Таҗи Гыйззәтнең яшәп, иҗат иткән йортына истәлек тактасы куелды”, - дип хәбәр итте И.Ибраһимов.
Аның фикеренчә, Гариф Ахуновның исеме шушы рәвешле мәңгеләштерелүе - дәүләтнең мәдәниятыбызга, әдәбиятыбызга булган мөнәсәбәтенең, сәясәтенең ачык чагылышы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2