news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Халиков: “Якларның вәкаләтләре җитдирәк төсмер ала”

2015-2016 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлык үсеше турындагы өч яклы килешү имзаланды

 (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген ТР Профсоюзлар федерациясе, республиканың Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы һәм Татарстан Министрлар Кабинеты 2015-2016 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлык үсеше турындагы өч яклы килешү имзалады. Документны имзалау чарасы ТР Хөкүмәте йортында уздырылды.

Искәртеп узабыз: бу документ республика дәрәҗәсендә социаль-хезмәт һәм алар белән бәйле икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салуның уртак принципларын, шулай якларның социаль партнерлык буенча уртак гамәлләрен чынга ашыра.

Килешүне имзалауга багышланган утырышта республика өч як комиссия әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, башкарма хакимиятнең федераль органнары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, тармак профсоюзлары, республика комитетлары рәисләре, ТР эре предприятиеләре профком рәисләре катнашты.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков чарада катнашучыларга социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч як комиссиясенең яңа координаторын тәкъдим итте. Шулай итеп, ТР Президенты карары белән бу вазифага Татарстанның беренче вице-премьеры Алексей Песошин билгеләнде.

“Имзалау чарасы шактый катлаулы чорда уза, әмма 18 ел дәвамында төрле чак булды, без тагын да катлаулырак елга керергә җыенуыбызны аңларга тиеш. Бер-береңне аңлау, үзара хезмәттәшлек, партнерлык бар икән, андый этапларны да узарга була. Бары тик мәгълүматның ачык, карарларның нигезләнгән, якларның үзара җаваплылыгы, кабул ителгән чараларның килешенгән булуы тиешле нәтиҗәгә китерергә сәләтле”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Ул билгеләп узганча, килешүдә билгеләнгән мөһим өстенлекләргә тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, кешелек потенциалын ныгыту мәсьәләләре керә. Мәшгульлек актив сәясәтен үткәрү, яңа эш урыннары булдыруга зур игътибар бирелә. Документта шулай ук эшләүче гражданнарның керемнәрен үстерүне тәэмин итү, хезмәт куркынычсызлыгы шартлары, хатын-кызларның балалар тәрбияләү белән хезмәт вазыйфаларын бергә алып бару өчен шартлар булдыру, торак шартларын хәл итү һ.б. чаралар каралган.

“Ел саен якларның вәкаләтләре җитдиләнүен дә билгеләп үтәргә кирәк”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Республика өч яклы килешүне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләрләр ассоциациясе президенты, республиканың Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы рәисе Александр Лаврентьев һәм Татарстан Пофсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова имзалады.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100