news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Халиков ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп Ленар Сафин билгеләнде

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Илдар Халиков ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче Ленар Сафинны тәкъдим итте.
Илдар Халиков ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яхшы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. ТР Премьер-министры хәзер ведомство хезмәткәрләре алдында 2013 елгы Универсиадага юлларны әзерләү буенча мөһим бурыч тора, шулай ук һәр авыл торак пунктына керүче юллар төзелешен дәвам итәргә кирәк диде. “Бурычлар гади түгел. Универсиадага әзерлек программасы гына да ун миллиард сум белән исәпләнә. Кичә республика Президенты Универсиада объектларында булды һәм юл хуҗалыгы буенча кисәтүләр ясады”, - дип белдерде премьер.
Илдар Халиков Ленар Сафинны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп билгеләү турында әйткәндә, элек аның юл тармагында эшләвен белдерде. Аның сүзләренчә, Ленар Сафинны министр итеп билгеләү карары ТР Президенты тарафыннан нигезле кабул ителде, чөнки республика өчен транспорт тармагы бик мөһим, ә аның вәкилләре каршында җитди мәсьәләләр тора.
Ленар Сафин үз чиратында республика Хөкүмәте һәм Президентына ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм министрлык коллективы эшкә сәләтле, куелган бурычларны гамәлгә ашырачак дигән ышаныч белдерде. 


news_right_1
news_right_2
news_bot