news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Халиков: “Татарстан нефть, газ, нефть химиясе сәнәгате үсешен озак елларга алга карап планлаштыра”

Күргәзмәдә катнашучылар санының, аралашу, элемтәләрнең артуы республика икътисады, сәнәгате нигезләрен тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк, ди премьер

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Нефть, газ. Нефтехимия” күргәзмәсен ачу тантанасында катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков әлеге халыкара чараның Татарстан өчен зур әһәмиятен билгеләп узды. “Күргәзмәдә катнашучылар санының, аралашу, элемтәләрнең артуы республика икътисады, сәнәгате нигезләрен тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк. Бу сәнәгатьтә генә түгел, социаль өлкәдә дә чагылыш таба”, -дип ассызыклады Хөкүмәт рәисе. Аның сүзләренә караганда, бу күргәзмәдә тәкъдим ителә торган проектларның Татарстан өчен әһәмияте аның нефть, нефть химиясе республикасы булуына, бездә нефть-газ комплексына караган күпсанлы предприятиеләр урнашуга, ТАНЕКО кебек ил күләмендәге эре масштаблы проектларның гамәлгә ашырылуына гына бәйләнмәгән. Татарстан нефть, газ, нефть химиясе сәнәгате үсешен озак елларга алга карап планлаштыра. ТР Хөкүмәтенең яңа составында Энергетика министрлыгы барлыкка килүе дә шуңа бәйле, ди ул. Илдар Халиков күргәзмәдә катнашучыларны ТР Президенты исеменнән сәламләп, нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
ТР парламентының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев инде 17 нче тапкыр оештырылучы “Нефть, газ. Нефтехимия” күргәзмәсен башлангыч чордан шактый аерылып тора дип исәпли. Аның фикеренчә, соңгы елларда күргәзмәләрдә нефть чыгару, нефть химиясе сәнәгатендә дөньякүләм технологияләр ныграк чагылыш таба бара. Ул күргәзмәне ел саен ил күләмендә тормышка ашырылучы инновацияле сәясәттә ясалган яңа бер адым буларак бәяләде.
Россия Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге советы, Тау токымнарын үзләштерүчеләр югары советы рәисе Юрий Шафраник “Нефть, газ. Нефтехимия” күргәзмәсен оештыру ягыннан гына түгел, әлеге тармакта күп яктан Татарстанны өйрәнерлек китап дип саный. Ул үз чыгышында республикада хакимият белән бизнес арасында урнашкан мөнәсәбәтләрне, гомумән, Татарстанда нефть, газ индустриясенә хакимият тарафыннан булган махсус карашны үрнәк итеп телгә алды. “Татарстанда нефть сәнәгатенә, кече бизнеска, инновацион технологияләр үсешенә дәвамлы, эзлекле мөнәсәбәт саклана. Ул Россия күләмендә өйрәнүгә лаеклы”, -дип ассызыклады кунак. Юрий Шафраник бездә кече дебитлы ятмалардан миллионлаган тоннан “кара алтын” чыгаручы кече, урта нефть компанияләре тәҗрибәсен өйрәнү зарурлыгын аерым билгеләп үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100