news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И. Халиков: "Татарстан инициативалы кешеләргә теләктәшлек күрсәтә, шулай дәвам да итәчәк"

Татарстанда 12 нче тапкыр иң яхшы инновацион идея авторларын бүләкләү тантанасы уза.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” XII конкурсы җиңүчеләре бүләкләнә. Тантанада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнаша. Әйтергә кирәк, конкурсның исеме күптән инде җисеменә туры килми. 2005-2006 елларда җиңүчеләр саны 50 булса да, 2008 елдан башлап, аларның саны һәрвакыт 100 дән арта. Быел конкурска Татарстанның 19 шәһәре һәм 36 районыннан, Россиянең 12 шәһәреннән һәм 3 чит илдән - Йемен, Вьетнам, Төркмәнстаннан 2156 заявка килеп ирешкән. Аларның 176 сы җиңүгә лаек булган. Чагыштыру өчен, узган елда 181 кеше җиңүче бүләкләнде. Конкурс гамәлгә кертелгәннән бирле анда 15850 идея һәм проект катнашкан.

Бәйрәмне Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков ачып җибәрде. "Менә уникенче тапкыр яңа идея һәм проектлар тәкъдим итүчеләрне җыябыз. Татарстан өчен Инвестицион-венчур фонды һәм бу конкурс аерым бер үзенчәлеккә ия. Татарстан шундый инициативалы кешеләргә теләктәшлек күрсәтеп килде һәм ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк", - дип белдерде Илдар Халиков җиңүчеләрне тәбрикләп. Ул нефть химиясе, җиңел, йөк автомобильләре, авиатехника, хәрби суднолар, медицина сәнәгате, биотехнологияләр, нанопродукция һ.б. җитештерү өлкәсендә эшләүче күп кенә әйдәп баручы компанияләрнең фәннән һәм яңа идеяләрдән башка үсеш ала алмавын билгеләп узды. Хөкүмәт җитәкчесе быелгы гениаль идея һәм эшләнмәләрнең халык өчен әһәмияле проектлар буларак гамәлгә ашуын теләде. Илдар Халиков беркайчан авырлыкларга бирешмәскә, уңышлы була алырлык юнәлешләрдә гел эзләнүдә булырга киңәш итте.

Чыгышыннан соң Премьер-министр "Перспектива" номинациясендә җиңгән 8 укучыны бүләкләде.

Республикакүләм бәйге быел 12 нче мәртәбә оештырыла. Җиңүчеләр 8 номинациядә билгеләнгән - "Перспектива", "Мәгарифтә инновацияләр", "Инновацияләргә старт", "Наноимпульс", "Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары", "Ел патенты", "Социаль әһәмияткә ия инновацияләр", "Яшьләр инновацион проекты" номинацияләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100