Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
И.Халиков РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары белән очрашты
Яклар министрлык эшчәнлеген оештыру, аның бүлекчәләрен махсус техника белән тәэмин итү, Кризислы вәзгыятьтә идарә итү үзәге эшчәнлеге хакында фикерләште
(Казан, 12 май, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Владимир Пучков белән очрашты. Яклар Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлеген оештыру, аның бүлекчәләрен махсус техника белән тәэмин итү, Кризислы вәзгыятьтә идарә итү үзәге эшчәнлеге өчен шартлар тудыру хакында фикерләште, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Агымдагы елның августында Казанда яшүсмерләр арасында янгын-гамәли спорт буенча беренче дөнья чемпионатын уздыру да сөйләшүнең темасы булган.
Владимир Пучков ТР Хөкүмәте җитәкчелегенә Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы проблемаларына даими игътибары һәм аларны чишүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдергән. ТР Министрлар Кабинетында узган очрашуда шулай ук РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе Игорь Паньшин, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз