news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
И.Халиков: “Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе татарлары үз Ватаннарына карата кызыксыну югалтмый”
Мәскәүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Скопировать ссылку
(Мәскәү, 18 май, «Татар-информ», Алия Сабирова). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Әсәдуллаев йортында Россия башкаласында яшәүче 500гә якын татар җыелды.
Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия Дәүләт Думасы депутатлары, ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү төбәк татар милли-мәдәни мөхтәрияте советы рәисе Рәсим Акчурин, Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте советы рәисе Фәрит Мөхтасаров, Россия футбол йолдызы Ринат Дасаев һәм башка күп кенә танылган кешеләр – татар милләте вәкилләре катнашты.
ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашуны ачканда Татарстан җитәкчелеге белән очрашуга килгән Мәскәү шәһәрендә һәм өлкәсендә яшәүче ватандашларны чын күңелдән сәламләде.
Республика Хәкүмәте башлыгы Илдар Халиков ТР Президенты, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе исеменнән очрашуга килгән кунакларны сәламләде. Ул бу чарага әзерлекне һәм гомумән, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре эшчәнлеген югары бәяләде: “Россиянең бар төбәге дә Мәскәүдә безнең ватандашларның алып бара торган эшләр белән дә мактана алмый”.
Ул үз чыгышында узган елларда Россия башкаласында нинди эш алып барылуы турында искә төшерде һәм бу территориядә татар милли-мәдәни мөхтәриятен үстерү буенча актив эш дәвам ителә, дип ассызыклады. “Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарлары үз Ватаннарына карата кызыксынуын югалтмый”, - дип өстәде Илдар Халиков.
Татарстан Премьер-министры Әсәдуллаев йортының Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә 49 елга бушлай кулланылышка бирелүен зур уңыш дип атады.
Соңгы елларда бу бинада РФ Тышкы эшләр министрлыгы гимназиясе урнашкан иде. 2003 елда озак көтелгән вакыйга булды, Әсәдуллаев йорты РФ башкаласы татар җәмәгатьчелеге файдаланылуына тапшырылды һәм татар мәдәни үзәгенә әйләнде.
Кичә ТР җитәкчелеге бинаны карады. Аерым алганда, кунакларга китапханә, рәсем сәнгате студиясе, хореография классы һәм татар теле кабинеты күрсәтелде. Республика Премьер-министры бу бина милли мәдәниятнең яңарыш урыны булачагына ышаныч белдерде.
Илдар Халиков кунаклар алдында чыгыш ясаганда, бүген Татарстанның ничек яшәве, республика териториясендә нинди проектлар гамәлгә ашырылуы хакында сөйләде. “Соңгы елларда Татарстан Россия төбәкләре арасында динамик үсеш алучы төбәкләрнең берсенә әйләнде, монда республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хезмәте зур”, - дип билгеләп үтте ул. ТР Премьер-министры ватандашларга бөтен башлангыч эшләрдә дә ярдәм итәргә әзерлеген ассызыклады.
ТР Хөкүмәте башлыгы аеруча ватандашлар белән мәгълүмати элемтә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Аерым алганда, Илдар Халиков спутник телеканалы буенча татар һәм рус телендә төрле тапшырулар карарга мөмкин, дип искә төшереп үтте. Шулай ук Россия башкаласында яшәүче татарлар туган телдә спектакльләр карый, Мәскәү тамашачылары өчен чыгыш ясаучы татар башкаручыларын тыңлый ала. “Мәскәүдә татар мәдәниятенә ихтыяҗ булу шатландыра”, - дип өстәде ул.
Моннан тыш, Татарстан Премьер-министры Сабантуй милли бәйрәме Мәскәүдә яшәүчеләр арасында гына түгел, ә башка күп төбәкләрдә дә популяр, диде. “Сабантуй безнең мәдәнияткә халыкара кызыксыну уяту үзәге булырга тиеш”, - диде ул.
“Бары тик уртак көч белән генә амбициячел бурычларны хәл итеп була”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Ул кунакларга һәм оештыручыларга киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.
Очрашуга килүчеләр Татарстан җитәкчелегенә кызыксындырган сорауларын бирде. Президиум адресына 30дан артык сорау тәкъдим ителде. Аерым алганда, Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге ТРның киләчәк үсеше мәсьәләләре, республикада халык санын алу белән кызыксынды. Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Мәскәүдә татар сәнгате декадасын үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Моннан тыш, татар диаспорасын татар китабы һәм татар киносы киләчәге борчый. ТР Премьер-министры һәм республика мәдәният министры сорауларның бер өлешенә сәхнәдә җавап бирде. Бүген бирелгән сорауларның калганннары да игътибарсыз калмачак, ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге аша җавап алырга мөмкин булачак, дип билгеләп үтте И.Халиков.
“Мондый очрашуларга ихтыяҗ зур. Чарада катнашучылар биргән сораулар моны тагын бер кат дәлилли. Төбәкләрдә татар җәмәгатьчелеге белән очрашуларны даими үткәрү зарур”, - диде Зилә Вәлиева журналистларга.
Бу чара ТР һәм Мәскәү артистлары чыгышы белән тәмамланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot